Логотип Магариф уку
Цитата:

Өстәмә стипендия алырга мөмкин

Республика Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яңа документлар ачыклау системасына багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Га...

Республика Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яңа документлар ачыклау системасына багышланган брифинг узды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова белдергәнчә, көн саен халык игътибарын җәлеп итәрлек хәвеф-хәтәрләр, гадәттән тыш хәлләрдән аермалы буларак, архив эшчәнлеге кешенең рухи байлыгы, үз тарихы белән кызыксынуына бәйле. Бүгенге көндә Татарстан тарихына бәйле документларны табу һәм кире кайтару буенча күләмле эш алып барыла. Инде меңнән артык архив эше һәм документлар ачыкланган. Алар арасында мөселманнар эшләре буенча комиссариат оештыру турында 1918 елгы Халык Комиссарлары Советы Декреты, Казан губерна башкарма комитеты рәисенең җирле делегацияне кабул итү үтенече белән Владимир Ленинга атап язылган хаты һәм башкалар бар. Шулай ук республика халкында саклана торган тарихи ядкәрьләр кабул итү көннәре оештырыла.
Дәүләт архивының эшчәнлеге тарихи мирас туплау белән генә чикләнми. Алар җәмәгатьчелек белән дә даими элемтәдә тора. Укучылар, студентлар, коммерциячел һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасында оештырылган бәйгеләр бу сүзләрне дәлилли. Архив документлары нигезендә башкарылган иң яхшы фәнни-тикшеренү эшен сайлап алу бәйгесе нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты студентлары һәм Казан төзелеш көллияте укучылары, нинди урын алуларына карап, өстәмә рәвештә 5-17 мең күләмендә стипендия алып укый. «Мондый бәйгеләр киләсе уку елында да уздырылачак», – дип белдерде Гөлнара Габдрахманова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ