«Өйдә эләктерүчеләр дүрт мәртәбә артыграк»

Республикабыздагы эпидемиологик вәзгыятьнең торышы уңаеннан, Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина белән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов “Татар-информ” агентлыгында матбугат җыелышы уздырды.

Таҗлы вирус эләктерүчеләр саны арта бара. Үткән тәүлектә шундый 206 очрак теркәлде. Андыйлар бигрәк тә алтмыш яшьтән өлкәнрәкләр арасында шактый күп күзәтелә. Шул сәбәпле вакцина ясатмаганнарның һәм чирләп алмаганнарның өйдә утырулары мәгъкүл. Бу ял һәм бәйрәм көннәрендә өлкән туганнарыгызга хәл белешергә барырга ашыкмасагыз иде. Бүген өйдә, гаиләдә таҗлы вирус эләктерүчеләр саны хезмәт коллективларында авыру йоктыручылар белән чагыштырганда дүрт мәртәбә күбрәк. Билгеле, беренче чиратта хезмәт коллективларының хәзерге вакытта мәҗбүри каникулда булуына бәйле бу хәл. Хәзерге вакытта олы яшьтәге кешеләрнең 40 проценты гына вакцина ясатты әле, – дип башлады Л. Авдонина үз чыгышын.

Дмитрий Лопушинның сөйләвеннән аңлашылганча, хәзерге вакытта республикабызда 31720 кеше таҗлы вирус зәхмәтеннән дәвалана. Татарстандагы 1 миллион 650 мең кеше вакцинаның беренче компонентын кадаткан, икенче дозасын да кадатучылар – 1 миллион 73 мең кеше. Республикабызда вакцина ясаучы 170 пункт үз эшчәнлеген дәвам итә. Аларның икесе тәүлек буе эшли. Моңарчы башкалабыздагы “Мега” сәүдә үзәгендә генә шундый хезмәт күрсәтелсә, хәзер башкалабыздагы 7нче шәһәр хастаханәсендә дә шундый мөмкинлек бар. Вакцина җитәрлек. Бүгенге көндә “Таттехмедфарм” берләшмәсендә һәм медицина оешмаларында 826 мең вакцина дозасы бар. Көнгә 20 мең кешегә вакцина кадатыла.
11 ноябрьдән икенче вакцина ясатучылар артыр дип көтәбез. Шул сәбәпле икенче вакцина ясау кабинетлары артачак. Әгәр кеше вакцинаның беренче дозасын алган икән, икенче дозасын да алачак дигән сүз бу. Ул тулы комплектта кайтарыла. Шуңа күрә беренче дозаны алып, икенчесе җитми калуы очрагы мөмкин түгел. Нигездә “Спутник V” вакцинасы ясала, – дип белдерде баш эпидемиолог.
Вакцина ясатуга каршы булучылар социаль челтәрләрдә тарата торган роликларга ничек карыйсыз? – дип кызыксынды журналистлар Л. Авдонинадан.

Без барыбыз да бер җәмгыятьтә яшибез. Бөтенебез дә – бер җәмгыять әгъзалары. Әгәр җәмгыятьтә кеше сәламәтлеген саклауга кагылышлы ниндидер таләпләр кую зарурлыгы бар икән, без аларны үтәргә тиеш. Мин үзем ул роликларны күрмәдем. Вакцина ясатуга каршы кешеләр, минемчә, Конституциягә бер яклы гына карый. Анда бит әле үз гамәлләрең белән башка кешеләргә зыян салма дигән маддә дә бар. Мин ул кешеләрнең гамәлләренә бәя бирә алмыйм. Алар үз карашларын белдерергә хаклы. Үз гамәлләребез белән без, мөгаен, башка карашны белдерәбездер. Без үзебезне һәм якыннарыбызны яклыйбыз, – дип җаваплады ул.
Грипп йоктыручылар күренәме әле, – дип тә сорадылар аңардан. “Андый хасталар күренә башлады инде. Бу гаҗәп тә түгел: ноябрьгә кердек. Фасыллар алмашынган вакыт. Гриппка каршы да вакцина ясатырга тәкъдим итәм. Бер үк көнне ковидка, гриппка каршы да ясатырга була”, – дип тәкъдим итте ул.

Рәшит МИНҺАҖ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.