Логотип Магариф уку
Цитата:

П.И. Чайковский исемендәге 1 нче Балалар музыка мәктәбе 90 еллык юбилеен билгеләп үтә

18 мартта Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең концерт залында П. И. Чайковский исемендәге 1 нче Балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары концерты узачак.Быел 1 нче Балалар муз...

18 мартта Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең концерт залында П. И. Чайковский исемендәге 1 нче Балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары концерты узачак.
Быел 1 нче Балалар музыка мәктәбе 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу еллар эчендә мәктәп бик күп санда якты, үзенчәлекле укучылар әзерләде. Алар арасында дөнья һәм илебезнең музыка культурасында мөһим роль уйнаган: Софья Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Арнольд Бренинг, Рафаэль Белялов кебек шәхесләр дә бар. Аларның музыкасы музыка мәктәбе укучыларының концертлар, уку программаларының «алтын репертуар»ын тәшкил итә. Әлеге музыка яшь музыкантларны сәнгати яктан тәрбияләүнең һәм аларны югары, милли музыкаль кыйммәтләргә җәлеп итүнең аерым бер өлкәсе булып тора.
Программада Софья Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Екатерина Шатрова әсәрләре яңгыраячак. Концертта 1 нче балалар музыка мәктәбе укучысы (композиция һәм импровизация классы буенча), 2022 елда Түбән Кама шәһәрендә композиция буенча I республика конкурсында Гран-при яулаган яшь композитор Михаил Башкиров катнаша .
Концерт 18: 00 сәгатьтә башлана.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ