Помидор соусында кыяр телемнәре салаты рецепты

Шагыйрә Гөлнур Айзаттан помидор соусында кыяр телемнәре салаты рецептын тәкъдим итәбез сезгә. Бу салат кышын боткалар белән ашарга да тәмле була. 

Ингредиентлар: 1,5 кг кыяр, 1,5 кг помидор, 1 татлы борыч, 2 кашык тоз, 3 кашык шикәр комы, 3 кашык сыек май, 3 кашык аш серкәсе, 5 тырнак сарымсак.

Помидор, борычны иттарткычтан чыгарырга, сарымсакны угычтан чыгарып, шикәр комы, тоз, май салып 20 минут кайнатырга. Аннары кыяр телемнәре салгач, 10 минут кайнатырга, уксус салырга һәм тагын 5 минут кайнатып алырга кирәк. 

Чыганак: Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.