Логотип Магариф уку
Цитата:

«Пушкин картасы» белән – кинога!

«Пушкин картасы» – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә узган елның 1 сентябреннән старт алган проект ул. Сүз «Мир» түләү системасының банк яки виртуаль картасы т...

«Пушкин картасы» – Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән илнең барлык төбәкләрендә узган елның 1 сентябреннән старт алган проект ул. Сүз «Мир» түләү системасының банк яки виртуаль картасы турында бара, «Пушкин картасы»ннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булганнар файдалана ала. 2021 елда аның күләме 3 мең сум иде. Һәм ул акчаны бары тик музейларга, театрларга һәм концерт залларына бару өчен билетларга гына тотарга була иде. Былның 1 гыйнварыннан «Пушкин картасы»ндагы еллык акчаның күләме 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Алай гына да түгел әле! Инде хәзер «Пушкин картасы» белән кинога да бара алачаклар.
Моннан тыш, 1 февральдән чаралар исемлеге киңәйтелә. Бу хактагы карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.
«Пушкин картасы»н театрларда, музейларда һәм концерт залларында гына түгел, кинотеатрларда да кабул итәчәкләр. Бу карта белән Мәдәният министрлыгы һәм кино фонды ярдәме белән төшерелгән Россия фильмнарына билетлар сатып алырга мөмкин. Ел дәвамында кинотеатрларга йөрү өчен ике мең сумга кадәр акча тотарга мөмкин булачак.
Билгеле булуынча, «Пушкин картасы» – яшьләр өчен махсус банк картасы, аны мәдәни чараларга билетлар сатып алганда гына кулланырга мөмкин. Мондый карталар исәбенә акчаны дәүләт җибәрә. Дүрт ай эчендә әлеге картаны 3,7 миллион кеше кулланган, 2 миллиард сумнан артык билет сатып алынган.
Татарстанда исә 331 меңнән артык кеше «Пушкин картасы»на ия булла ала.  Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге үзенчәлекле чарага старт бирелгән чакта: «Республикада «Пушкин картасы» программасына 63 мәдәният учреждениесе катнаша. Алар арасында 16 театр, 6 концерт залы, 18 музей, цирк, мәдәният сарайлары һәм клублар», – дип белдергән иде. Димәк, хәзер кинофильмнар карау өчен «Пушкин картасы»ннан да файдаланып булгач, бу исемлек күпкә артачак дигән сүз. Татарстан «Пушкин картасы» программасы буенча билетлар сату буенча лидер төбәкләр рәтенә керде. Шулай ук бишлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград һәм Новосибирск өлкәләре дә кергән.
Таһир САБИРҖАНОВ

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ