Логотип Магариф уку
Цитата:

«Пушкин картасы» - Россия  Президенты бүләге

Россиядә 1нче сентябрьдән РФ Президенты Владимир Путин башлангычында  «Пушкин картасы» программасы старт алды. 3000 сум торган карта ярдәмендә яшьләр мәдәният сарайларын тамаша кылу хокукына ия б...

Россиядә 1нче сентябрьдән РФ Президенты Владимир Путин башлангычында  «Пушкин картасы» программасы старт алды. 3000 сум торган карта ярдәмендә яшьләр мәдәният сарайларын тамаша кылу хокукына ия була. Карта 14 яшьтән алып, 22 яшькә җиткән мәктәп укучылары һәм студентларга бирелә. Бу хакта бүген журналистларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына килгән бер төркем хөкүмәт вәкилләре сөйләде.
- Без  Татарстан буенча мәдәният дөньясын  күзәтеп чыктык һәм хәзерге мәдәни тормышка иң аз тартылган катламның 15 -22 яшьтәгеләрдән торуын күрдек, - диде ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. – Моның сәбәпләре күптөрле. Мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларының әлеге чорда БДИ тапшырулары да,  шул ук укучыларның төрле вузларга укырга керүләре шундый сәбәпләрдән санала. Аннары студентлар актив рәвештә югары уку йортындагы яңа һөнәрләр үзләштерергә кереште. Мондый вакытта мәдәни мәнфәгатьләр арткарак кала төшә. Программада катнашу өчен «Госуслуги. Культура» махсус мобиль кушымтада теркәлергә кирәк. «Пушкин картасы» на караган чаралар афишасын  «Культура. РФ» порталында күрергә мөмкин. Физик картасын Банк почтасының теләсә кайсы бүлегеннән заказ биреп алырга була. Россиядә мондый бәхет мәктәпләрдәге  13 млн өлкән сыйныф укучыларына, колледж һәм вуз студентларына елмаерга мөмкин. Татарстанда бу сан 331 меңнән артып китә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге картаның максаты –яшьләрне мәдәни тормышка тартудан гыйбарәт диде. Шунлыктан, циркларда яки кинотеатрларда барган күңел ачу чаралары картада каралган мәдәни кичәләр рәтенә керми. Бу безнең шәһәребездә генә түгел, бөтен ил буенча шулай. Репертуар экспертлар тарафыннан тикшерелә. Алар тәкъдим ителгән репертуарның проект тематикасына тәңгәл килүен ачыклый. Бу шулай ук эстрада концертларына да кагыла.
Татарстанда 31 дәүләт, 46 муниципаль, 3 хосусый мәдәният учреждениесе бар. Аерым алганда, 18 театр, 10 концерт мәйданчыгы, 27 музей һәм галерея,  21 мәдәният сарайлары һәм клублар, 4 башка төрле мәдәният учагы исәптә тора.
Ерак авылларда яшәүчеләргә музей турлары оештыру, шулай ук районнарга театрлар һәм музей экспонатлары «илтү» каралган.
Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: dmitriev.bezformata.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ