Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан аена багышланган конкурсның җиңүчеләре билгеле

Татарстан Язучылар берлегенең  конференцияләр залында башкалабыз Казандагы «Гаилә» мәчете башлангычында  оештырылган  вә изге рамазанга багышланган шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясалды. &...

Татарстан Язучылар берлегенең  конференцияләр залында башкалабыз Казандагы «Гаилә» мәчете башлангычында  оештырылган  вә изге рамазанга багышланган шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясалды.  
Калепләрен илаһият  биләгән   дистәләгән  иҗатчыларның хезмәтләрен тикшергәннән соң,  бүләкле өч урынны  мөслимә шагыйрәләр яулавы ачыкланды.  Алар – Рәисә Фәйзуллина (тумышы белән Теләче районының Олы Мәтәскә авылыннан), Башкортстанның Тәтешле бистәсеннән Раушания Шәмсиева һәм Арча төбәгеннән Фәния Низамиева. Иҗатчы мөслимәләребезгә алга таба да Аллаһы Тәгалә уңышлар насыйп итсен!
Әлеге фоторәсемдә берлек хезмәткәрләре, шагыйрьләр Марат Закир һәм Илсөяр Иксанованы җиңүчеләр белән күрәсез.
                                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ