Логотип Магариф уку
Цитата:

Ренат Харис күргәзмәсе килүчеләрне гаҗәпләндергән

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда өч ай дәвамында  халык шагыйре Ренат Харисның график эшләреннән төзелгән күргәзмә эшләп килде. 25 августта 15.00 сәгатьтә күргәзмәнең  ябылу чарасы уз...

Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда өч ай дәвамында  халык шагыйре Ренат Харисның график эшләреннән төзелгән күргәзмә эшләп килде. 25 августта 15.00 сәгатьтә күргәзмәнең  ябылу чарасы узачак.
      «Шигырь язган каләм белән» дип аталган, Ренат Харисның  80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган әлеге күргәзмәгә, шагыйрьнең  бик тә үзенчәлекле эшләре туплап бирелгән. Автор үзенең  рәсемнәрен мөстәкыйль сәнгать әсәрләре дип исәпләми, шуңа күрә аларга шигъри юлларын өсти. Ул әлеге эшләре аша рәсем һәм шигырьнең бер – берсен ничек тулыландыруын күрсәтә.

Күргәзмә ябылышына сынлы сәнгатьне сөючеләр, танылган  шагыйрьнең шигъриятенә гашыйк җаннар килми калмас.
Альберт ЗАҺИРОВ

Фото Габдулла Тукай әдәби музее архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ