Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада 9907 кеше эшсез булып исәпләнә

Хәзерге вакытта хезмәт базарындагы вазгыять  чагыштырмача тотрыклы. 23 мартка республикада теркәлгән эшсезләр саны 9907 кеше туры килә (1мартка караганда       3,3 % ка кимегә...

Хәзерге вакытта хезмәт базарындагы вазгыять  чагыштырмача тотрыклы. 23 мартка республикада теркәлгән эшсезләр саны 9907 кеше туры килә (1мартка караганда       3,3 % ка кимегән), эшсезлек дәрәҗәсе аермасы 0,49% тәшкил итә.
Республикада “Россиядә эш”  Бердәм цифрлы платформасында эш бирүчеләр тарафыннан 55,5 мең вакансия тәкъдим ителгән (01.03.2022 – 38 мең).
Татарстан буенча хезмәт базарында киеренкелек  коэффициенты 0,18 тәшкил итә, ягъни 1 эшсезгә 5 ваканция туры килә.
Республикада тулы булмаган эш режимын кулланучы оешмалар һәм предприятиеләрнең көндәлек  мониторингы үткәрелә.
300 предприятие һәм оешмада  11  623 кеше читтән торып эшли.
РФ хөкүмәтенең 2022 елның 6 мартындагы 376 номерлы карары нигезендә, 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен  алучылар категориясе киңәйтелде.  Хәзер мәшгульлек үзәкләре хезмәтеннән эшсез гражданнар гына түгел, ә башкалар да файдалана ала. Алар арасында:
–эштән китү куркынычы янаган хезмәткәрләр;
–тулы булмаган эш вакыты режимына күчерелгән хезмәткәрләр;
–эштән туктап торган (простой) хезмәткәрләр;
–хезмәт хакы түләнми торган ялга җибәрелгән хезмәткәрләр;
–банкротлык процедурасын узучы предприятиеләр хезмәткәрләре;
–эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнар.
Чаралар кысаларында түбәндәгеләр каралган:
–туры килә торган эш эзләү максатыннан мәшгульлек  хезмәте органнарында теркәлгән гражданнар өчен, шул исәптән эшсез гражданнарны да кертеп,  җәмәгать  эшләрен оештырганда эш бирүчеләрнең  өлешчә  хезмәт хакы өчен чыгымнарын  финанс  яктан тәэмин итү;
– эштән азат ителү куркынычы янаган оешма хезмәткәрләрен  вакытлыча  эшкә урнаштырганда эш бирүчеләрнең хезмәт хакын өлешчә түләүгә  һәм матди-техник яктан тәэмин итүгә чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү.
2021 елдан “Демография” илкүләм проектының “Мәшгульлеккә ярдәм итү” федераль проектын тормышка  ашыру кысаларында  гражданнарның  аерым категорияләренә аларны нәтиҗәле эш белән тәэмин итү өчен түләүсез белем алу һәм кирәкле һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.
Яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм
2022 елның мартында Россия хөкүмәте карары белән 30 яшькә кадәрге аерым категория яшьләрне эшкә урнаштырганда юридик затларга, коммерциячел булмаган оешмаларны да кертеп, шәхси эшкуарларга да ярдәм каралган.
Социаль контракт
 Әлеге категория эшсез гражданнарның керемнәренә ярдәм итү максатыннан, социаль  контрактлар төзү мөмкинлеге киңәйтелде. Хәзер 2022 елның 1 мартыннан соң эштән азат ителгән һәм эшсез дип танылган гаилә  әгъзасының кереме социаль контракт төзү өчен гаилә керемен бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.
                                                 Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ