Логотип Магариф уку
Цитата:

«Риваять» сәхнәгә чыга

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар янына   «Риваять» төрки-татар этно-төркеме кунакка килде. Коллектив залдагы халык каршына халкыбызның  «Думбра» җыр...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында журналистлар янына   «Риваять» төрки-татар этно-төркеме кунакка килде. Коллектив залдагы халык каршына халкыбызның  «Думбра» җырын башкарырга чыгып басуга, каләм әһелләре таныш йөзләр аша әлеге төркемнең «Сорнай» фольклор ансамбленең дәвамчылары икәнлеген аңлап алды. Аның чынлап та шулай булуын төркемнең сәнгать җитәкчесе Руслан Габитов сөйләп бирде.
– «Риваять»  этно-төркеме үзенең эшен 2011 елда  халык арасында популяр булган фольклор ансамбле нигезендә башлап җибәрде, – диде ул. – Төркем репертуарында төп урынны бүгенге традицион көй-моңнар һәм борынгы татар-төрки музыкасы алып тора. Коллектив борынгы музыка уен коралларын торгызу юнәлешендә эш алып бара. Коллекциябезне җәя кубыз, кыл кубыз, танбур, саз, ике-өч тишемле курайлар, черепашка гармун, камыл, сорнай, балчык най, кам дөңгере, ике яклы барабаннар, думбралар кебек борынгы уен кораллары тәшкил итә.
«Риваять»  үзенең чыгышларында төрле сәхнә  жанрлары – инструменталь музыка, шигырь, җыр, бию, шоу элементлары, төрле фольклор алымнары куллана.  Шуңа күрә театральләшкән композицияләр тамашачыларның күңелләрендә озаграк саклана һәм, төркем белән очрашкан саен, тамашачыларның  бәйрәм-иҗат атмосферасын тоясы килеп тора. «Риваять» шуңа да  Сабантуй, авыл бәйрәмнәре, милли чараларның даими кунагы.
2021 ел – «Риваять» этно-төркеменең  юбилей елы. Ул 10 еллык иҗатына нәтиҗә ясый һәм киләчәккә планнар кора.
                                                                                      Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ