Логотип Магариф уку
Цитата:

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназия 30 еллыгын билгеләп үтәчәк

Бу көннәрдә халкыбызның олуг мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиябез үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Тарих өчен артык зур булмаган 30 ел эчендә күпме онытылмаслык сәхи...

Бу көннәрдә халкыбызның олуг мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиябез үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Тарих өчен артык зур булмаган 30 ел эчендә күпме онытылмаслык сәхифәләр, сикәлтәле юллар үтелгән дә, горурланып сөйләрдәй күпме вакыйгаларның шаһиты булмаган без! Гимназиябезнең берсеннән-берсе сәләтле, тынгысыз җанлы мөгаллимнәре үзләре генә ни тора! Сүзебез шундый могтәбәр затларның берсе хакында.
Барлык укытучылар да бердәй якын була алмый, тик башлангыч сыйныф укытучысы, әни кебек якын, чөнки –  ул беренче. Белем иленә алып кергән, аналарча ягымлы сүзе белән иркәләгән беренче укытучыбыз, балаларыбызның  икенче әнисе – Риза Фәхреддин исемендәге беренче татар гимназиясенең 4 «В» сыйныфы  житәкчесе Рәшидә Әбелкәрәм кызы Гыйләҗетдинова. Ул һәрвакыт игелекле, гадел, игътибарлы, ягымлы, түземле. Дәресләрне  бик кызыклы үткәрә. Дәрес саен – яңа ачышлар! Ул заман белән бергә атлый, үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә. Һәрбер теманы сабыр гына җентекләп аңлата, кыенрак тоелганнарын, аңлашылганчы, мең тапкыр да аңлатырга риза. Укытучы дәресләрне, иҗади якын килеп, уеннар, күнегүләр, инновацион технология элементлары белән бергә алып бара. Шуңа да нәни укучылар, һәр дәрестә актив катнашып, уңай һәм төпле фикерләргә баеп чыгалар, татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр. Иң мөһиме: Рәшидә Әбелкәрәм кызы балалар белән тигез аралаша. Шуның өчен алар үзләрен өлкән, җаваплы итеп хис итәләр, бер-берләренә игътибарлы, ярдәмчел булырга тырышалар.

Белем бирү белән тәрбиянең нигезендә укытучы белән укучының мөнәсәбәтләре ята. Балалар көннең күп вакытын мәктәптә, укытучысы янында үткәрә. Рәшидә Әбелкәрәм кызы укучылар эшчәнлеген, тәртибен оста оештыра, балаларны конкурсларга, олимпиадаларга әзерли, аларның эшен һәм гамәлләрен бәяли, булачак вакыйгалар турында хәбәр итә, тискәре гамәлләре өчен борчыла, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, үз мөмкинлекләренә ышанырга өйрәтә.
Безнең сыйныф житәкчебез балалар белән генә түгел, без – әти-әниләр белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә. Әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр үткәрү безнең сыйныфта матур традициягә әйләнде. «Әлифба», «Көз бәйрәме», «Нәүрүз», «Әниләр көне», «23 февраль», «Татар кызы», «Юл хәрәкәте иминлеге дәресләре», «Муса Жәлилгә багышлап… » һәм башка бәйрәмнәрне үткәргәндә, без, әти-әниләр, бик актив катнашабыз. Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә бергәләп калфак тегеп чиктек, җырлар ятладык, матур биюләр өйрәндек, әкиятләр сәхнәләштердек.
 

 
Гимназистлар алдында, төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясау укучыларда үз-үзләренә ышаныч, кыюлык тәрбияли. Шулай итеп, балаларыбызның сүз байлыгы арта, хәтере яхшыра, уңай хис-тойгылар укырга дәрт бирә. Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бернинди вакыйгадан да читтә калганыбыз юк. Төрле милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, сабантуйлар үткәрәбез, экскурсияләргә барабыз. Үзебезнең курчак театрыбыз да бар. Балалар үзләре курчаклар, курчакларына өйләр ясады. Курчак театры балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итә, иҗатка этәргеч бирә. Бергә эшләгән эш безне якынайта.
Гимназия тормышы, уку процессы шундый актив, күңелле оештырылганга күрә, балаларыбыз үзләре дә, без – ата-аналар да аларның  4 нче сыйныфка җиткәнншрен сизми дә калдык.
 Әти-әниләр исеменнән гимназиябез коллективын олуг юбилейлары белән котлыйбыз. Гимназия тормышына үз өлешен керткән барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтебезне әйтәбез. Киләчәктә дә куанычлы, тыныч тормыш, укучыларының игелеген күреп яшәүләрен телибез! Биргән белемнәрегез, акыллы киңәшләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Уңышларыгызга сөенеп, куанычлы хисләр кичереп яшәргә язсын барчагызга! Һәр таңны шатланып каршы алыгыз, сау-сәламәт булыгыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге һәркайсыгызны читләтеп үтсен!
Сезне яратып һәм олы рәхмәтебезне белдереп,
Әлмәттәге Р.Фәхреддинов исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 4 «В» сыйныфы укучыларының әти-әниләре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ