Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Мансуровның утыз беренче Сабан туе

Иске Татар бистәсендә урнашкан зур тарихлы уку йортларының берсе – 80 нче мәктәптә Сабантуй уздырылды.Көрәш – Тувада да көрәш ул Роберт Мансуров, моннан утыз ел элек, Кукмара мәгариф идарәсе башл...

Иске Татар бистәсендә урнашкан зур тарихлы уку йортларының берсе – 80 нче мәктәптә Сабантуй уздырылды.
Көрәш – Тувада да көрәш ул
 Роберт Мансуров, моннан утыз ел элек, Кукмара мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләгәндә, укытучыларны район үзәгенә җыеп, мөгаллимнәр Сабан туе уздыра башлаган. Утыз беренче мәктәп Сабан туен аңа Казан үзәгендә үткәрү насыйп булды.
– Бүген без Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе ихатасына 2021/2022 уку елына нәтиҗә ясау, уку-укыту, тәрбия өлкәсендә уңышлар яулаган укучыларыбыз һәм укытучыларыбызның хезмәтен зурлау тамашасына җыелдык. Ул беренче тапкыр татар халкының күркәм бәйрәме – Сабантуй формасында үткәрелә. Бу –  очраклы түгел. Элекке заманнарда Казанның чите булып саналган шушы урында Сабантуй уздырылган. Бу – уңган-булган, зирәк-тапкыр, сәләтле ир-егетләр һәм кыз-кыркынны сынау бәйгесе дә, – дип ачып җибәрде аны Роберт әфәнде. –  Мәктәбебезнең 2021/2022 уку елында төрле юнәлешләрдәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Төбәкара олимпиаданың муниципаль этабында 9 укучыбыз призлы урын яулады. Республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән конференция-конкурсларда җиңүчеләребез дә шактый. Димәк, язгы эшләр тәмамланганнан соң, Сабантуй уздырылган кебек, безнең дә еллык эшчәнлегебезне Сабантуйда түгәрәкләп куярга хакыбыз бар.
– Аннан соң бер-бер артлы мәктәп һәвәскәрләре, Казан Мәдәният институты доценты Дәүләт Өмәров җитәкчелегендә «Чулпан» мәдәният йортында эшләүче «Мирас» балалар бию ансамбле мәйдан биләде. Сүз уңаеннан әйтим, әлеге коллектив, нигездә, 16 нчы мәктәп укучыларыннан оешкан. Дәүләт әфәнде бу көнне  80 нче мәктәп укучыларына да бию серләрен өйрәтүгә алынырга ризалык биргән.
– Сәхнә киемнәре бигрәк матур, – дип, дәртле яшьлек бәйрәменә кунакка килгән Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, төрки кардәшебез – тувалы Валерия Тан да соклануын белдерде. –Әле мин Казанда ел ярым гына яшим. Насыйп булса, берәр районга барып, авыл Сабан туен да күрербез әле, – дип сөйләде ул безгә. Мәйданның бер почмагында уздырылган татар көрәше бәйгесен дә күз уңыннан ычкындырмаган Валерия. «Бездә дә нәкъ шушыңа охшаган бил алышу бар, без дә ул бәйгене «көрәш» дип әйтәбез. Дөрес, безнекеләр, сездән аермалы буларак, үзебезнең милли көрәш киемен киеп көрәшә. Мөгаен, монысы ул кадәр әһәмиятле түгелдер. Иң мөһиме: татар көрәше онытылмый, балалар, кече яшьтән ничек бил алышканнарын күреп, үзләре үк көрәшеп үсә», – дип тәэсирләрен уртаклашты ул.

 Абыйсыннан күрмәкче
Кече яшьтән дип, кунагыбыз «өстенә басты», диярсең. 2 нче сыйныф укучысы Мансур Рәхмәтов ул көнне, иң җиңел авырлыкта – 28 килограммга хәтле көрәшчеләр арасында өченче урынны яулап,  80 нче мәктәпнең каһарманына әйләнде. Әле директор әфәнде, малайга  махсус кубогын тапшырып, аны үз җилкәсенә күтәреп йөртте. Дөрес, ул көнне тагын да яшьрәк көрәшчеләрнең бил алышканын да күзәтү насыйп булды. Икенче урынны яулаган Дамир Хәйретдиновка алты гына яшь икән. Әле ул балалар бакчасына гына йөри. Ярышка Казанның 77 нче мәктәбендә укучы Тимур абыйсына ияреп килгән. Әле күптән түгел генә Актанышта, мәктәп балаларының Татарстан Президенты кубогына уздырылган милли көрәш бәйгесендә, үз авырлыгында өченчелекне яулаган Тимур үзе ярышта катнашмады. Абыйсыннан үрнәк алып, аңардан калышмаска тырышып үсә Дамир. Сөбханалла, көч-гайрәт ташып тора үзендә. Ничек белде икән дисезме? Мактап, кулын кыстым. Каты куллы, егәрле малай! Һич хәрәмләшмичә, бик матур көрәште ул.
 Авиатөзелешлеләр  алдынгылыкны бирми
Ул көнне 17 призлы урынның 12 сен Авиатөзелеш районы малайлары яулады. Әлеге районда милли көрәш белән шөгыльләнү тиешле югарылыкка куелган дигән сүз бу. 80 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында барган көрәш ярышының баш хөкемдары, Авиатөзелеш районының «Крылья Советов» паркындагы «Рубин» базасында малайларны милли көрәш серләренә төшендерүче Илһам Волков белән әңгәмә корганда, моңа тагын да ныграк төшендем.
Көрәшкә болай киң тукталуыбызның сәбәбе берничә. Әгәр милли көрәш ярышы һәм ат чабышы оештырылмаса, Сабантуй дигәнебез Сабантуй түгел инде. Казан уртасында атлар узыштырмасаң да, малайларны көрәштереп була. Билгеле, үз мәктәбеңдә берәү дә көрәш белән мавыкмаса, Роберт әфәнде әйтмешли, япон көрәше белән генә мәш килсә, әллә кайдагы мәктәп вәкилләрен җыеп, их, безнекеләр дә болар кебек бил алышсын иде, дип авыз суы корытуның мәгънәсе юк.
Казанга күчеп, әлеге мәктәпкә җитәкчелек итүгә алынуына бер генә ел булса да, җаен, белгечен табып, 80 нчедә милли көрәш түгәрәге ачып җибәргән яңа директор. Күз тимәсен: шушы бер уку елы дәверендә – узган елның декабрендә, быелның февраль, март айларында һәм менә май азагында (Казанның башка мәктәпләрен дә җәлеп итеп), җәмгысы дүрт (!) милли көрәш ярышы оештырган ул. Соңрак, Сабантуйга йомгак ясап утырганда бәйрәмгә кунакка килгән КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы, Каюм Насыйри исемендәге  премия иясе Фираз Харисов бер серне «чиште». Күпләр ун елда эшләгәнне бер елда башкарган җитәкченең эшчәнлеген кайбер коллегалары «котыргандыр бу» дип бәяләгән икән. Бу хәлгә ике төрле карап була: күп эшләүчене үзләренчә зурлау дип тә, көнләшү нәтиҗәсе дип тә. Әйдә, кара көнләшү түгел, ак көнләшү булсын ул!

 Шәм төбендә якты юк
Роберт әфәнде үзе һаман канәгать түгел. Ул көнне: «Штатка милли көрәш серләренә өйрәтүче бер тренер алдык алуын, спортның бу юнәлешен югарырак баскычка күтәрү өчен тагын бер тренер кирәк. Табып бирегез әле», – дип, ТР Милли көрәш федерациясенең  башкарма директоры, Татарстанның атказанган спорт остасы Марсель Таһировны байтак «кодалады» мәктәп директоры.
Аңлашыла ки, Авиатөзелеш районы малайлары гына «кәпрәеп» йөрергә тиеш түгел. Кала үзәгендә студентларның җәйге Олимпиадасыннан соң укучы балалар да килеп шөгыльләнерлек менә дигән спорт мәйданчыклары бар. Тик Авиатөзелеш районындагы Илһам Волков сыман милли көрәш фидакярләре һәм, билгеле инде, аларны хуплап торучы түрәләр җитми. Алай дисәң, республикабызның яшьләр, спорт министрлыклары шәһәрнең үзәгендә урнашкан лабаса. Нигә чиновникларыбыз җәяү дә барып җитә торган спорт мәйданчыкларында милли көрәш белән мавыгучы малайлар күренмәвенә игътибар  итми икән. Кем әйтмешли, шәм төбендә якты юк!  Әнә милли көрәш тренеры Илһам Волков та: «Мондый ярышларны һәр мәктәптә, һич югы Казанның һәр районында оештырасы иде. Бер миллионнан артык кеше яшәгән шәһәребездә башка мәктәп укучыларын да җәлеп итеп үткәрелүче ярышлар бик сирәк оештырыла», – дип белдерде.
Сабантуй белән котлаганда, бәйрәмгә килгән мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова белән халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының Вахитов һәм Идел буе районнары оешмасы рәисе урынбасары Наталья Васюхина да, мондый күңелле, мавыктыргыч бәйрәм башка мәктәпләрдә дә оештырылсын иде, дигән теләк  җиткерде.
 Телефон урынына – кул көрәштерү
 – Балаларга уен, хәрәкәт җитми. Кибеткә керәсеңме, автобуста, метрода, троллейбуста барасыңмы, хәер, һәр мәктәптә, тәнәфес вакыты булуга карамастан, тегендә-монда чүмәшеп, телефонына, ноутбугына «чумган» малай-кызларга тап буласың. Куышып, шаярышып, дәрес вакытында оеган аяк-кулларны язасы, башны ял иттерәсе урында һаман виртуаль дөнья тозагында «тыпырчына» киләчәк буын. Уйлап-уйлап утырдым да, менә шушы көнне тамаша кылынган чүлмәк вату, кашык белән су тутыру, йомыркалы кашык тотып йөгерү, баудан бүләк кисеп төшерү, кул көрәштерү, капчык киеп йөгерү, капчык орышы, көянтә-чиләк белән су ташу, таяк тартышу, яулык-алъяпкыч бәйләп йөгерү, кәрзингә туп салу кебек уеннарны ел дәвамында спорт залында (бер өлешен мәктәп коридорында ук), озын тәнәфес вакытында оештырып, Сабантуй уеннарын ел буе дәвам итеп була ич, – дигән фикергә килдем. – Элек мәктәпләрдә юкка гына тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештырылмаган бит инде. Аяклар тыпырдаганда баш ял итсен, дигәннәр укытучылар. Милли уеннарда сәләт сынашу да төп бәйрәмебезгә ел буе әзерләнү булачак. Мәктәп Сабан туе даими гамәлгә кереп китсә, бар яклап файдага гына булачак бу.
Шахмат буенча мәктәп беренчелеге ярышы да ошады миңа. Әйе, сахрада, шәһәр-калаларның стадион-паркларында уздырылган Сабантуйларда бик сәер тоелса да, уку йортында акыл ярышы да урынлы булып күренде. Миңа бер елны башкалабызның бер паркында, Сабантуй вакытында этләр күргәзмәсен дә тамаша кылырга туры килгән иде. Соң, Ходаем, Сабантуй эт туе түгел ич инде.
Шахмат дигәннән, «Сабантуй вакытында милли уеннар рәтендә шахмат уены булу да куандырды.
–Белем учагы ул – мәктәп. Уку йорты белем учагы булсын өчен мондый ярышлар уздыру мөһим. Без шахмат буенча спорт остасына кандидат  Илназ әфәнде Вәлиев белән бергә, хөкемдар буларак, финалга чыккан сигез укучы арасыннан өч укучыны сайлап алып, бүләк тапшырдык. Бу традиция алга таба да дәвам итсен иде. Казанның Шахмат сарае, республика шахмат федерациясе сыман дәрәҗәле оешмалар да мәктәпләр, укучылар белән тыгызрак хезмәттәшлек итсен иде», – дип сөйләде безгә, бүләкләрен тапшыргач,  «Татнетны үстерү фонды» директоры, «Белем.ру» IT ширкәте җитәкчесе Раил Гатауллин.
 Каюм бабай атына атланып
Сабантуй тәмамлангач: «Бу кадәр зур, колачлы эшкә алынырга ничек җөрьәт иттегез?» –  дип, Роберт Мансуровның үзеннән дә сорамыйча булмады.
–Уку елы дәвамында барган бөтен эшчәнлегебезнең нәтиҗәсен Сабантуй уздырып билгеләп үттек. Шулай итеп, рәсми чараны халыкның гореф-гадәте белән бергә кушу мөмкинлеге ачылды, – диде ул. – Узган елның 19 августында Вахитов районындагы шушы мәктәпкә килүгә үк уку йортына Каюм Насыйри исеме бирү мәшәкате белән йөри башладым. Ни өчен дигәндә, бу шәхесебез әлегәчә тиешенчә бәяләнмәгән. Халкыбызны агарту өчен бик күп эш башкарган, киң колачлы шәхес ул. Дөресен генә әйткәндә, бу мәктәпне электән белеп, янәшәдә генә Каюм Насыйри музее булгач, нигә аңа шушы бөек мәгърифәтчебез исемен бирмиләр икән дип аптырый идем. Шуңа күрә бирегә килүгә мәктәпнең үсеш юнәлеше Каюм баба шәхесенә, аның мирасына бәйле булачак дигән максат куйдым. Шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесенә, министрыбызга да шуны җиткердем. Алар ниятемне хуплады. Хәзер шушы олы максатны тормышка ашыру өчен бар көчебезне куябыз.
Иске Татар бистәсендә урнашкан әлеге белем учагы узган гасырның 90  нчы елларына кадәр татар мәктәбе булып килде. Мәгълүм ки, Каюм бабай  –  гомере буе татар балалары өчен мәктәп ачкан кеше. Ул анда балаларга дөньяви белем бирергә тырышкан. Өч елдан бу мәшһүр галимнең зур юбилее – ике йөз еллыгы уздырылачак. Быел аның вафат булуына 120 ел тулды. Каюм бабаны күп кенә зыялыларыбыз тиктомалдан гына Ломоносовка, Леонардо да Винчига тиңләмәгән. Димәк, Роберт әфәнде җитәкләгән педагоглар коллективының бу юнәлештәге эшчәнлеген шәһәребезнең әлеге зур бәйрәмгә – ике йөзьеллык юбилейга әзерләнә башлавы дип тә кабул итәргә була.
Рәшит Минһаҗ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ