Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телләрне укыту концепциясе

Россия Мәгариф министрлыгы Халыкара телләр елы кысаларында беренче тапкыр туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшләргә ниятли. Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Татьяна Синюгина сөйләгән...

Россия Мәгариф министрлыгы Халыкара телләр елы кысаларында беренче тапкыр туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшләргә ниятли. Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Татьяна Синюгина сөйләгән. РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Министр урынбасары мондый концепциянең «мәгариф системасында элек беркайчан да булмаганлыгына» игътибарны юнәлткән.
Шул ук вакытта Синюгина билгеләп үткәнчә, эш җиңел булмаячак. Документ Россия халыклары телләрен укыту буенча булган бөтен тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш.
Парижда Халыкара туган телләр елы 28 гыйнварда старт алды. Россиядә аның рәсми ачылышы март аенда Ханты – Мансийск автоном округында узачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ