Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Пенсия фонды: студентларның ата-аналары укулар өчен ана капиталы акчасы белән түли ала

Татарстанлылар балаларының югары уку йортында яки урта махсус белем бирү учреждениесендә укуларын ана капиталы акчалары белән түли ала. Өстәвенә балага белем алдыру өчен акчаны шәхси компьютердан яки...



Татарстанлылар балаларының югары уку йортында яки урта махсус белем бирү учреждениесендә укуларын ана капиталы акчалары белән түли ала. Өстәвенә балага белем алдыру өчен акчаны шәхси компьютердан яки смартфоннан ук Россия Пенсия фонды клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә җибәрергә мөмкин,  дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.







Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле – 2007 елдан башлап регионда яшәүчеләр тарафыннан ана капиталын баланы укытуга юнәлдерү турында 35,5 меңнән артык гариза бирелгән, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: сертификат акчасын тулысынча яки өлешчә белем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар, икенче бала тугач, сертификат алган һәм ана капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).
Мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы төп шарт булып тора.
Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн-форматта – Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күп функцияле үзәккә килеп бирергә мөмкин.
Ана капиталын тулысынча дистанцион рәвештә файдаланырга була. Россия Пенсия фонды бүлеге һәм уку йорты арасында мәгълүмати алмашу турында килешү төзелгән булса, фонд кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ