Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә беренче тапкыр башлангыч сыйныф укытучылары өчен конкурс

Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Педагог һәм остаз елында узачак чаралар планын тәкъдим итте. Алар арасында конк...

Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Педагог һәм остаз елында узачак чаралар планын тәкъдим итте. Алар арасында конкурс, фестиваль, форум, шулай ук укытучыларга ярдәм итү һәм аларның статусын күтәрү инициативалары бар, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Сентябрьдә Педагог һәм остаз елына багышланган Зур педагогик диктант һәм Бөтенроссия дәресе, октябрьдә Зур укытучылар атнасы узачак. Традиция буенча һөнәри конкурслар оештырылачак, алар арасында «Россиянең ел укытучысы», «Россиянең ел тәрбиячесе», «Россиянең ел директоры» бар. Педагогларның үтенече буенча беренче тапкыр «Беренче укытучы» бәйгесен уздыру да планлаштырыла.

Педагог һәм остаз елы кысаларындагы инициативалар арасында һөнәрнең абруен ныгытырга юнәлтелгән укытучыларга багышланган фильмнар булдыру тәкъдим ителә.


Министр сүзләренчә, Педагог һәм остаз елы кысаларындагы тәкъдимнәрнең күбесе «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе булып тора. Илкүләм проект буенча 2022 елда куелган барлык күрсәткечләр дә үтәлде, дип өстәде ул.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ