Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов — киләчәккә йөз тоткан кеше!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең 65 еллыгын билгеләп үтә. “Аның энергиясе, тәҗрибәсе һәм үзенә хас эш стиле ярдәмендә республика Россиянең чәчәк атучы...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең 65 еллыгын билгеләп үтә. 

“Аның энергиясе, тәҗрибәсе һәм үзенә хас эш стиле ярдәмендә республика Россиянең чәчәк атучы төбәкләренең берсе булды. Рөстәм Миңнеханов — киләчәккә йөз тоткан кеше. Ул Россиядә беренчеләрдән булып инновацион инфраструктураны үстерә башлады, технопарклар һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыклары идеясен тормышка ашырды. Ул барыбызга да үтә дә югары эш темпы бирә. Иртәдән авыл районында булып, ул шул ук көнне чит илләрдә сөйләшүләрдә булырга мөмкин. Президентыбыз һәрвакыт очышларда, әле бит республика эчендә дә зур эш фронты бар. Барлык сорауларга да диярлек ул шәхсән үзе катнаша, аларны хәл итә һәм уңышларга ирешә. Көн саен шулай. Татарстан Президенты — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр автомобиль узышлары призеры һәм җиңүчесе, югары тизлектә яшәргә күнеккән”, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчесенә юллаган котлавында. 

Котлауларга "Мәгариф", “Гаилә һәм мәктәп” журналы, шулай ук күпсанлы укучыларыбыз да кушыла.

 


 

Хөрмәтле, Рөстәм Нургалиевич! Сезне чын йөрәктән юбилеегыз белән котлыйбыз! Алга таба да республикабыз, халкыбыз, киләчәгебез мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм соклангыч уңышларга ирешеп яшәргә язсын. Изге теләк-ниятләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы телибез.

Бүген Яңа гасыр каналында Президентның 65 еллыгы уңаеннан "Рөстәм Миңнеханов: жизнь как инновация" фильмының премьерасы булачак. Фильм Татарстанны Россиянең әйдәп баручы регионнарының берсе иткән күренекле сәясәтче карьерасы һәм казанышлары турында сөйли. Фильм 20:00 сәгатьтә башлана.

Фото: https://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ