Логотип Магариф уку
Цитата:

Рухия Байдукенова: «Татарстан – әбиемнең тарихи ватаны»

Россия Федерациясендә Казахстан Республикасы мәдәнияте атналыгы кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында чыгыш ясаган 80 гә якын артистның берсе иде Рухия Байдукенова.Рухияне уз...

Россия Федерациясендә Казахстан Республикасы мәдәнияте атналыгы кысаларында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында чыгыш ясаган 80 гә якын артистның берсе иде Рухия Байдукенова.
Рухияне узган ел Витебск  шәһәрендә үткән «Славян базары» халыкара фестиваленең Гран-при иясе буларак күпләр истә калдыргандыр. Казахстан эстрадасының легендасы, әлеге халыкара фестивальнең милли сайлап алу туры рәисе Роза Рымбаева Рухия Байдукенованы казахларның Мэрайа Кэрие дип атап ялгышмаган булып чыга. Рухиянең тавыш диапазоны биш октаваны тәшкил итә диләр. Уңышларының серен ул тырышлык белән бәйләргә гадәтләнгән. 99 процент тырышлык булса, шуның бер проценты гына талант. Тырышмыйча гына беркем бернәрсәгә дә ирешә алмый. Иң мөһиме үзеңә ышанырга кирәк,– дигән фикердә ул.

Роза Багланова исемендәге дәүләт концерт оешмасы солисты Рухия Байдукенова үзенең чыгышында икенче җыр итеп татарча «Туган як» җырын сайлаган иде. Бөтен зал дәррәү килеп алкышлады аны. 
«Татарстанда беренче тапкыр гына булсам да,   Казанны бик яраттым, чөнки  минем өчен ул тугандаш халыклар яшәгән төбәк   кенә түгел, ә дәү әбием – татар кызы Рухиянең тарихи ватаны да. Минем исемемне дә татар әбием хөрмәтенә куйганнар»,– ди җырчы.

Расиха ФАИЗОВА


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ