Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус бакчасында татарча кичә

Балалар бакчасында инде ул, матур әдәбият, китап сөюче нәни дуслар! Шигырьләремне сәнгатьле итеп сөйләүдән тыш, рольләргә бүлеп, берсен-берсе уздырып, зур артистлар кебек килештереп сәхнәләштерәләр, җ...

Балалар бакчасында инде ул, матур әдәбият, китап сөюче нәни дуслар! Шигырьләремне сәнгатьле итеп сөйләүдән тыш, рольләргә бүлеп, берсен-берсе уздырып, зур артистлар кебек килештереп сәхнәләштерәләр, җитмәсә, «Серле рәссам», «Бүләк» китабындагы һәрбер шигыремнең эчтәлеген чагылдырып, рәсем ясаганнар, аннан матур күргәзмә оештырганнар...


 
 
 

Менә нәкъ шундый бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә Түбән Камадагы 42 нче балалар бакчасында уздырылды. Любовь Викторовна Рушинцева җитәкчелегендәге «Алмагач» дип исемләнгән әлеге балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү рус телендә, ягъни рус мөхитендә алып барылса да, башка милләт вәкилләренә дә хөрмәт тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Нинди генә чара уздырсалар да, дуслык телендә алып барыла. Әлбәттә, бу – 2021 ел – туган телләр һәм бердәмлек елы булганга гына түгел, алар элек-электән шулай эшлиләр. Шәһәребезнең Аксакаллар шурасы вәкилләре дә сүземнең дөреслеген хуплар. Ә кичә минем иҗатыма нигезләнеп оештырылган әдәби-музыкаль чара саф татар телендә уздырылды. Бу инде әлбәттә, татар теле белгече Рушания Йосыф кызы Фәйзуллинаның үз вазифасын тулысынча бирелеп башкаруыннан тора. Туган телебезгә, матур әдәбиятка мәдхия җырлаучы чараны да ул үзе зур осталык белән алып барды. Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар шигырьләремне ике дәүләт телендә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Җыр-бию белән бизәлгән чарада әти-әниләр дә катнашты, кат-кат рәхмәт әйтеп таралыштылар. Ә балалар китәргә ашыкмадылар, кайсыныңдыр минем белән фотога төшәсе килде, кайсыберләре янымда басып торудан ләззәт алды. Чыннан да, серле бит ул балачак! Әйтик, шигырь сөйләп, бала шатлана, куана икән, аның фикер йөртү сәләте үсә, әйләнә-тирә дөньяда матурлыкларны күбрәк күрә, яңадан-яңа ачышлар ясый башлый. Шуңа да кечкенәдән үк балаларның рухи дөньясы баетыйк, аларга күбрәк китаплар укыйк. Тик яшь үзенчәлекләрен исәпкә алыйк.
Нурзия МИРХАЗОВА,

шагыйрә, Каюм Насыйри исемендәге республика, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ