Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сабантуй – 2021» бәйрәм программасы

Шәһәрнең Мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, бәйрәмнәр биш мәйданчыкта: Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күле урман-парк зонасында, Казан ипподромында һәм «Урам» экстрим-паркында үтәчәк.Бәйрәм про...

Шәһәрнең Мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, бәйрәмнәр биш мәйданчыкта: Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күле урман-парк зонасында, Казан ипподромында һәм «Урам» экстрим-паркында үтәчәк.
Бәйрәм программасы
Мирный бистәсендә күңел ачу 10: 00 сәгатьтә башлана.
Үзәк мәйданда бию һәм вокаль коллективлары һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Гүзәл һәм Салават Миңнехановлар, шулай ук «Казан егетләре»төркеме кебек артислар катнашуы көтелә.
Традицион спорт ярышларыннан тыш, Сабан туе җирендә көч экстримы буенча ярышлар, халык уеннары да була. Бәйрәм Дәрвишләр бистәсендә дә 10: 00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен анда «Идел буе халыклары уеннары» мәйданчыгы һәм «Осталар шәһәре»тематик зонасы карала. Сабан туе кунакларына шәп кәефне үзенең дәртле, халыкчан җырлары Гүзәл Уразова бүләк итәчәк.
Шулай ук 10: 00 сәгатьтә Аккош күле Сабан туе башлана. Программада-конкурслар, милли кухня ризыклары ярминкәсе, интерактив күңел ачу.булачак.
Сабан туе мәйданына махсус автобуслар йөреячәк.
 Мирный бистәсенә бәйрәмгә иртәнге 8.00 сәгатьтә «Җиңү Проспекты» Метро станциясе», «10 микрорайон», «филармония концерт залы һәм Глазунов урамы «(Теплоконтроль) тукталышларыннан махсус автобусларда барып җитәргә була.
Аккош күлендәге үтәчәк Сабан туена кадәр Горький шоссесында «Мегастрой» универмагыннан бушлай автобуслар барачак.
Шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйга кадәр – «Казанкомпрессормаш», «Мега» һәм «Ак Барс Арена» СҮ тукталышларыннан бушлай автобуслар йөреячәк.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ