Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабыйлар иманнан башлый

Соңгы араларда балаларына дини тәрбия бирергә теләп мөрәҗәгать итүче  ата-аналар күбәеп китте, сабыйларга бу юнәлештә нәрсәләр эшләнүен белү нияте белән, Казанның Бишбалта мәчете каршында эшләп килүче...

Соңгы араларда балаларына дини тәрбия бирергә теләп мөрәҗәгать итүче  ата-аналар күбәеп китте, сабыйларга бу юнәлештә нәрсәләр эшләнүен белү нияте белән, Казанның Бишбалта мәчете каршында эшләп килүче Дини тәрбия бирү курслары җитәкчесе Ләйсән ханымга мөрәҗәгать иттек.
—  Мондый укуларның шәһәрдәге һәр мәчет каршында баруын, аның 4 елга исәпләнүен, бу курсларга 3-7 яшьлек сабыйлар йөрүен дә әйтеп үтик,- диде курс җитәкчесе.- Һәр курста  60ар сабый укый. Алар ике төркемгә бүленгән. Беренче төркем дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе, икенчесе сишәмбе һәм җомга көннәрендә килә. Беренче курста – 3 яшьлекләр, икенчесендә, үсү тәртибендә - 4-5, өченчесендә – 5-6, соңгы, дүртенчесендә 6-7 яшьлекләр укый. Беренче курста сабыйлар гарәп алфавитын үзләштерә, Фатиха сүрәсен яттан сөйләргә өйрәнә. Әхлак, әдәп тәрбиясенә багышланган дәресләр тыңлый. Программаны Нурания методикасы буенча өйрәнәләр. Ул бик җиңел үзләштерелә. Әйтик, 4 курста укучы 6-7 яшьлекләр инде Коръән укый белә. Дәресләрне  «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган укытучылар ана телендә алып бара.
Мәдрәсәгә 6 нчы яше белән баручы кызы Исламияне алып килгән Фәридә  Сабирова белән сөйләшеп киттем.
— Без 3 нче курста укыйбыз инде, – диде Фәридә ханым. Гәрчә белемнәрне кызы Исламия үзе генә үзләштерсә дә, әни кеше әңгәмәне икесенең исеменнән алып баруны хуп күрде. – Яттан 14 сүрә сөйли беләбез. Бу – бик зур җиңү, зур байлык. Биредә укытучылар  хәрефләрнең дөрес әйтелешенә, дөрес басым ясауга зур игътибар бирә. Рәхмәт аларга! Шунсыз Коръән укырга мөмкин дә түгелдер, чөнки гарәп теле бик катлаулы.  Тиктомалдан хата ясарга һич ярамый.
Сүзләрегез хак, Фәридә ханым. Ә менә дини белемнәргә ия булырга теләгән өлкән яшьтәге милләттәшләребезгә тулырак мәгълүмат алу өчен яшәү урыннарына якын булган мәчетләргә мөрәҗәгать итүләрен телибез.
Фото:  dumrt.ru

                                                    Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ