Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт-Яшел Үзән» клубының күркәм эш-гамәлләре 

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы Яшел Үзәндәге 16 нчы урта мәктәптә 7 ел  эшләп килә. Без клубны 2016 елда өч активист белән ачып җибәргән идек. Клубны ачу инициативасы белән янып йөрүче беренче рәисебез...

«Сәләт-Яшел Үзән» клубы Яшел Үзәндәге 16 нчы урта мәктәптә 7 ел  эшләп килә. Без клубны 2016 елда өч активист белән ачып җибәргән идек. Клубны ачу инициативасы белән янып йөрүче беренче рәисебез Тимерхан Шәйхетдинов иде. Ул клубны үстерүгә бөтен акылын, көчен бирде. «Сәләт» клубын булдыруның максаты – активлык үзәкләрен формалаштыру, фәнни белем бирү, мәдәни һәм спорт проектларын тормышка ашыру аша «Сәләт» берләшмәсе әгъзаларын берләштерү. Бүгенге көндә клубта 31 активист. «Сәләт» ул – өч телле мохит, әмма татар теле – аның һавасы», – ди безгә «Сәләт» проектларының җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов.  Шунлыктан без клубка татар телен камил белгән яки белергә омтылган балаларны алырга тырышабыз. «Сәләт-Яшел Үзән» клубы Яшел Үзән районында яшәүче сәләтле балаларны җыю, бергә туплау, аларны үстерү һәм мәктәптән тыш өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә. Клубыбызның һәр вәкиле шәһәр, район, республика, төбәк, Россия, халыкара бәйгеләрдә катнаша.

Клуб үз эшен Биләрдә уздырылган гамәли семинарда кабул ителгән  юл картасы нигезендә алып бара. «Сәләт» оешмасы эшчәнлегенең үзенчәлекле бер юнәлеше булып интерактив чаралар үткәрү санала. Ай саен уртача ике чара уздырабыз. Чаралар бик күптөрле, мавыктыргыч. Менә аларның кайберләре: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Где логика?», «Квиз», «Атлант» шахматлар лигасы, волейбол турниры, «Сәләт марафоны», «Биюбатл», «Безнең фикер», «Әйдә, укы!» һ.б. Соңгы елларда клубыбыз «Сәләтле мозаика» фестивале  һәм «Яшь квест» интеллектуаль уены проектларын уңышлы рәвештә тормышка ашырды.

Без елга ике тапкыр Биләрдә клублар өчен уза торган гамәли семинарларда катнашабыз. Һәр елны эшебезне «Сәләт йорты»нда уза торган «Ачык ишекләр» көненнән башлыйбыз. ”Сәләт” оешмасы билгеләгән кураторларыбыз белән тыгыз элемтәдә эшлибез, алар безгә даими килеп торалар: беренче кураторыбыз Айдар абый Якупов, Диләрә апа Хәева, Тимур абый Назаров, Игорь абый Смирнов, Тимерхан Шәйхетдинов, тагын бик күпләр бездә очрашулар, мастер-класслар уздырды. Шулай ук клуб төрле кызыклы, танылган шәхесләр белән очрашулар уздыра. Төрле елларда ТНВ каналында «Переведи. Татарча өйрәнәбез!» тапшыруын алып баручы Илсур Нәфыйков, милләтпәрвәр җырчы Гөлзада Сафиуллина, шагыйрь Роберт Миңнуллин, язучы, драматург Рабит Батулла, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов, үзенең шәкертләре белән Казан театр училищесы остазы, актер Раил Мөхетдиновлар белән җылы иҗади очрашулар булып узды. Алар безгә һәрдаим үзләренең акыллы киңәшләрен бирә, осталыкларын күрсәтә тордылар.
Интерактив чаралар үткәрү «Сәләт» оешмасы эшчәнлегенең тагын бер үзенчәлекле юнәлеше булып санала.Әйтик, «Сәләт-Осиново» клубы белән 2021 елның 17 ноябрендә, регионара партнерыбыз – Курган өлкәсенең Кызылбаш мәктәбе белән 25 ноябрьдә Zoom платформасы аша конференция оештырдык. Аларга «Сәләт» оешмасы һәм аның җәйге аланнары турында сөйләдек.
Безнең клубтан жәйге аланнарда һәм форумнарында егермеләп кеше катнаша: ул да булса «Осталар бистәсе», «Шәхес», «Гайрәт», «Олимп», «Яр Чаллы», «Кама», «Санак лаб», «Фәнсар мәктәбе» сессияләрендә, «Сәләт»нең  «Сәләт актив мәктәбе», «Викимәктәп», «Мирас» интеллектуаль клубы» дигән  проектларында актив катнашабыз:
Гимназиябездә бер генә чара да әлеге клуб әгъзаларыннан башка узмый.  Клубыбыз 2019 елда Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган «Әйдә, шаяРТ!» татар КВН лигасында Гран-при яулады. Җиде ел эшләү дәверендә клубыбыз, абруйлы республика конкурс-премиясендә катнашып, дүрт тапкыр «Сәмрух» премиясе бәйгесендә «Ел клубы» номинациясендә лауреат исемен, ә 2019 елны бу номинациядә җиңү яулады. Без моның белән хаклы горурланабыз һәм «Сәләт»кә, һичшиксез, рәхмәтлебез. Бу клубны дуслык, бердәмлек, мәхәббәт берләштерә.

Динә САДРИЕВА,


«Сәләт-Яшел Үзән» клубы җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ