Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәләт» яшьләр форумында 18 меңгә якын кеше катнашачак

19 июньнән 2 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында X Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы узачак. Ул офлайн һәм онлайн форматларда үтәчәк.Форум республиканың һәр ра...

19 июньнән 2 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында X Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы узачак. Ул офлайн һәм онлайн форматларда үтәчәк.
Форум республиканың һәр районыннан, шулай ук Россиянең 30 төбәгеннән, Бельгия һәм Германия кебек чит илләрдән 18 мең сәләтле бала, яшьләр һәм остазларны бергә җыячак.
«Бүгенге көндә «Сәләт» форумы ТР Яшьләр эшләре министрлыгының башка министрлыклар белән берлектә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылучы титуллы проекты булып тора. Быел форумда 6 профильле смена эшләячәк. Һәрберсенең үз юнәлеше булса да, аларның асылы – Сәләт мөһите, ике телле мохит. Биредә балалар өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган 180 чатыр төзелгән», – дип сөйләде «Татар-информ» агетлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
Смена барышында Татарстан һәм Россиянең алдынгы экспертлары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре офлайн һәм онлайн остаханәләр, лабограторияләр һәм тематик мәйданчыклар үткәрәчәк.
«Балаларның иминлеге безнең өчен беренче урында тора. Шуңа күрә елдагыча без Роспотребнадзор, гадәттән тыш хәлләр һәм эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәләре белән берлектә эшлибез, алар куйган барлык бурычларны үтибез. Форум ябык территориядә үтәчәк, ягъни балалар беренче көнне кереп, соңгы көнне генә мәйданнан чыга алачак. Шул сәбәпле форум барышында катнашучыларның саны үзгәрмәячәк», – дип өстәде «Сәләт» Яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Форумнан тыш Татарстанның төрле стационар базаларында «Сәләт»нең 22 профильле сменасы – җәге аланнар эшләячәк.
«Җәйге аланнар республикабызның Яр Чаллы, Азнакай, Саба кебек эре шәһәрләрендә, Лаеш, Биләр һәм Кама Тамагындагы төп өч базабызда һәм күрше Башкортстан Республикасында узачак. Аланнарга сайлап алыну өчен балаларның портфолиолары булу, шулай ук аларның барлык таләп ителгән шартларны үтәүләре мөһим. Бүгенге көндә аланнарның 80%ы инде тулды», – дип аңлатты «Сәләт»нең җәйге профильле мәйданчыклары координаторы Игорь Смирнов.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ