Логотип Магариф уку
Цитата:

Салават Фәтхетдиновка Башкортстанның халык артисты исеме бирелде

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә."Ниһаять! Салават та Башкортстанны...

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка “Башкортстанның халык артисты” исеме бирелде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
"Ниһаять! Салават та Башкортстанның халык артисты булды! Котлыйм дустымны, якташымны! Күптән көткән идем! Кем кем, мәгәр Салават лаек та лаек инде бу югары исемгә! Дөрес әйтәмме? Әллә ялгышаммы? Ничек уйлыйсыз?” – дип язган Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм челтәренә.
Роберт Миңнуллин фикеренчә, “Халык артисты” исемен сәләт, эшләгән хезмәт һәм кылган гамәлләргә карап тапшыралар. “Салават Фәтхетдиновның тормыш юлы иҗат белән бәйле. Аның дәрәҗәле исемнәре бик күп. Тик аның үз исеме иң зурысы. Салават исеменең дәрәҗәсе барлык бөек, мактаулы исемнәрне дә каплап китә”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ