Логотип Магариф уку
Цитата:

Салым тотып калу системасы гадиләштереләчәк

Апрельдә Россия Президенты Владимир Путин салым тотып калу системасын гадиләштерү турындагы канунны имзалаган иде.Россиядә физик затлар кеременә салымнан торак, җир кишәрлеге сатып алуга һәм индивидуа...

Апрельдә Россия Президенты Владимир Путин салым тотып калу системасын гадиләштерү турындагы канунны имзалаган иде.
Россиядә физик затлар кеременә салымнан торак, җир кишәрлеге сатып алуга һәм индивидуаль инвестиция счётларына чыгымнар буенча салым түләүнең гадиләштерелгән системасы эшли башлады. 21 майдан гражданнар аны документлар җыймыйча һәм декларация тутырмыйча, Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша ала алачак.
Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган документта күрсәтелгәнчә, түләү өчен салым түләүченең гаризасын Федераль салым хезмәте сайтында тутырырга кирәк. Гадиләштерелгән тәртип кертелгәннән соң, белешмәләрне тикшерү вакыты өч айдан алып бер айга кадәр кими, ә акчалар 30 көн эчендә түгел, ә 15 көндә кайтарылачак.
Гадиләштерелгән формат бирелгән документларны тикшерү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә. Хәзер аның вакыты дүрт ай урынына ай ярым булачак. Процессны ФНС сайтындагы шәхси кабинет аша күзәтергә мөмкин.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ