Логотип Магариф уку
Цитата:

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе «Каз өмәсе» бәйрәмен уздырган

Самараның «Яктылык» мәктәбе каршындагы «Мирас» этнография музее активы «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинарында «Каз өмәсе» хезмәт бәйрәмен теат...

Самараның «Яктылык» мәктәбе каршындагы «Мирас» этнография музее активы «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинарында «Каз өмәсе» хезмәт бәйрәмен театральләштерү» программасы белән катнашты.
«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, 29 октябрьдә өлкәнең Яшьләрне социальләштерү үзәге һәм Самара шәһәренең «Поиск» мәктәптән тыш эшләр үзәге «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинары үткәрде.
Чарада катнашу өчен укучылар, педагоглар, милли якшәмбе мәктәпләре һәм этноберләшмәләр җитәкчеләре, белем бирү берләшмәләре һәм мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары җитәкчеләре чакырылган.
«Яктылык» мәктәбе балалары үз халкының мәдәниятен бик теләп өйрәнәләр. Халыклар мәдәниятенә дә зур кызыксыну һәм хөрмәт белән карыйлар. «Без шулай дус булырга өйрәнәбез, ә дуслыкта — көч!», — диләр алар, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ