16 апрельдә Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган иде. Кичәдә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге ТРның даими вәкиле Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады, ә Айгөл Селезнёва шагыйрь тормышында булган кызыклы фактлар хакында сөйләде. Тамашачылар өчен берничә сәхнәләштерелгән күренеш тә күрсәтелде. Шулай ук яшь галим Максим Кузнецов үзенең «Татарский язык с нуля» кунакларны үзенең китабы белән дә таныштырды.
Кичә ахырында Айрат Маннанов чарада катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
08:45
12:03
10:30
09:58