Кыргый гадәт чоңгылында

Казаннан Чүпрәлегә  автобус белән юлга чыктым. Юлда кемнәрне генә очратмыйсын да,  кемнәр белән генә сөйләшмисен. Янымда олы гына бер апа утыра. Туган авылына кайтып баручы Сәрбиҗамал апа булып чыкты ул.  Сөйләшеп киттек шулай. Ул миңа сөйли-сөйли үзенең эч серләрен  ачып салганын да белмичә калды бугай. 

«Әтиемнең үлеме миңа бик зур кайгы булды, – дип сөйләп китте ул, үзенең мишәр акценты белән. – Миңа ул вакытта бары тик 15 яшь иде. Ул начар авырудан үлеп китте. Мин, ул үлгәч, шул яшемдә савымчы булып, колхозның  сөтчелек фермасына эшкә кердем. Миңа җиде баланы һәм әнине ашатырга, киендерергә тормышны алып барырга кирәк иде.

 Әнкәй миңа яшь вакыта ук дөрес итеп гаилә тәрбиясе бирде. Колхозда савымчы булып эшләгән вакытта ук ул миңа: «Син – буй җиткән кыз, Сәрбиҗамал. Гаиләдә балалар күп, мин барысына да өлгерә алмыйм. Әгәр өйдә чисталык юк икән, миннән көлмиләр. Синнән көләләр», – дия иде. Мин аның сүзен тыңлап, савымнан кайткач, ял да итмичә, идәннәрне юып, ялт иттереп чыгара идем. Бервакыт йоклап кителгән, кызлар сыерларны савып кайтканнар. Шул вакытта: “Кайчан иртәнге алтыга чаклы йоклармын икән», – дип хыяллана идем.

Кышын көне буе туңган галош киеп йөрисен. Аның бит бернинди дә җылысы юк. Кич белән үз терлекләреңә фермадан силос, я булмаса жом урлап кайтырга тырышасын. Ул вакытта бит барысы да кул белән башкарыла иде. Хәзер генә бит барысын да машина эшли.

Хәлләр булды инде. Мин үз теләгем белән тормышка да чыга алмадым, мине фермадан ат белән урлап алып киттеләр. Кыш иде. Мине толыпка чорнадылар, сулышымы да ала алмадым. Ярый, шулай кайтып җиттек. Әле кем диген, үземнең туган бабам безгә никах укыды. Мин шунда ук, бу хәлгә үз бабаемның минем тормышымда нинди урын алганын аңладым. 

Ярый, шулай кайтып җиттек. Миңа бит ир буласы кеше – Мингазиз белән очрашканым да, сөйләшкәнем дә булмады. Беренче миуттан ук ул миңа ят иде. Мин аңа башта ук болай дидем:«Миңа якын килмә, әгәр киләсен икән, мин синең күзеңә агу сибәм», – дип куркыттым. Куркытуымның бәлки файдасы да тигәндер, әмма ул миңа якын килмәде. Мин яңа гаиләдә кыз булып яшәдем.

Бер көнне шулай икәү клубка, концерт карарга бардык. Мин клубтан качып чыктым, ул да минем артымнан йөгерә. Шулвакыт ул агачны барып кочты, ә мин йөгереп өйгә кайтып киттем. Мин өйгә кайтып җиткәч, аның әнисе борчылып, каенана буларак, мине күрүгә: «Ә ирең кайда, ни өчен син бер үзең?» – дигән сорауны бирде. Мин ни ни әйтергә дә белмичә басып катып калдым.

Минем ирем, мине үзенә каратыр өчен ни генә эшләмәде. Әмма минем күңелем аңарда түгел иде. Ул миңа кайвакыт конфет та суза. Ә минем җан ачуым чыгып, әрнү белән, ул биргән конфетны аның битенә таба томыра идем. Мин бу хәлдә озак яши алмадым, аннан аерылып, туган йортыма  кире кайтып киттем. Әнәй  миңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Чөнки мин аңа үземнең кыз булуымны хәбәр иттем.  Әнәй аптырашта калды.

Офыкта янә минем туган бабаем пәйда булды. Әнәйгә ул шелтә белән карады: «Бер көтү җыелып, шулай ятыгыз инде», – дип, үзенең үпкәсен  белдерде. Ләкин мин дә, әнәй дә аның сүзләренә зур игътибар бирмәдек, чөнки минем хәлемне әнәй башкаларга караганда яхшырак аңлый иде», – дип сүзен төгәлләп куйды ул.

Татар халкында өйләнешү, кияүгә бирү, килен каршы алу шикелле матур йолалар, гореф-гадәтләр дә күп булган. Әмма Сәрбиҗамал апа кичергән шундый кыргый гадәтләрнең дә булуы мине чын-чынлап гаҗәпкә калдырды. 

                                       

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.