Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәрия Сабурская: «Сайларга хокуклы инвалидлар өчен барлык шартлар тудырылган»

Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, Татарстан территориясендә теркәлгән сайлау хокукына ия булган барлык затларга үз гражданлык бурычын үтәү өчен ба...


Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, Татарстан территориясендә теркәлгән сайлау хокукына ия булган барлык затларга үз гражданлык бурычын үтәү өчен барлык шартлар тудырылган. Хастаханәдә дәваланучылар, тикшерү изоляторында утыручылар өчен махсус сайлау участоклары оештырылган. Коляскада йөрүче инвалидлар өчен тавыш бирү кабинкалары махсус рәвештә беренче катта урнаштырылган, ә күзләре начар я бөтенләй күрмәүчеләр өчен Брайль шрифты белән бастырылган бланклар әзерләнгән.


Сәрия Сабурская физик мөмкинлекләре чикле татарстанлыларның сайлау участокларын билгели алулары турында да әйтте. «Мобиль сайлаучы» кушымтасы ярдәмендә шартлар тудырылган участокны сайлаучылар да шактый.


Сораулар булган очракта, (843) 567 8169 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ландыш НАСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ