Логотип Магариф уку
Цитата:

Сарманда «Ел укытучысы» исемен атадылар

«Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче дип Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Зиннәтуллина танылды, дип хәбәр итә җирле басма.Ә призерлар дигән исемгә Җәлил беренче мәктәбенең ба...

«Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче дип Җәлил гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Зиннәтуллина танылды, дип хәбәр итә җирле басма.
Ә призерлар дигән исемгә Җәлил беренче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Сәхапова һәм Петровка завод мәктәбенең шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысы Раушания Мортазина лаек булдылар. “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңү Җәлил беренче мәктәбеннән Лилия Шәймәрдановага елмайды. Ә призлы урыннар Сарман гимназиясе укытучысы Раушания Мәтҗановага һәм Җәлил гимназиясе укытучысы Эльмира Шакировага бирелде. “Ел укытучысы” номинациясендә призлы урыннарны Җәлил икенче мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Бәдриева, Иске Минзәләбаш мәктәбеннән информатика укытучысы Эльвира Илһамова һәм Җәлил беренче мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Сафиуллина бүлешсәләр, җиңүче исеменә Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Нургалиева лаек булды.  Җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячаклар.
Фото: sarman-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ