Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә "Башкалабыз мәдәни үзәкләренең бүгенге хәле" темасына "түгәрәк өстәл" узды

"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары реакциясе “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә "Башкалабыз мәдәни үзәкләренең бүгенге хәле һәм халык белән эшчәнлеге" темасына "түгәрәк өстәл" уздырды. Утырышта...

"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары реакциясе “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә "Башкалабыз мәдәни үзәкләренең бүгенге хәле һәм халык белән эшчәнлеге" темасына "түгәрәк өстәл" уздырды. Утырышта Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, “Сәйдәш” мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев, Казан шәһәре башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, “Сәйдәш” мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Алевтина Петрова һәм башкалар катнашты.

"Безнең эшебезнең төп максаты булып шәһәр халкын иҗатка, мәдәни үсешкә тарту. Шәһәр халкының ялын оештыру өчен уңай шартлар тудыру, сәламәтләндерү һәм күңел ачу характерындагы хезмәтләр күрсәтү, милли мәдәниятләргә, халыкның һөнәрләрен үстерүгә ярдәм итү, халыкның төрле ихтыяҗларын исәпкә алып, мәдәни ял вакытын оештыруның заманча формаларын үстерү -- монысы инде безнең бурычларыбыз", - дип башлады сүзен “Сәйдәш” мәдәният үзәге җитәкчесе Артур Минһаҗев.

Бу бина 1971 елдан һәм 2000  елга кадәр “Төзүчеләр” мәдәният сарае дип йөртелгән.
Салих Сәйдәшевкә 100 ел тулу уңаеннан 2000  елда “Сәйдәш” мәдәният үзәге исеме бирелә. 50 еллык тарихы булган әлеге 3 катлы бина 2018  елда капиталь ремонт программасына керде. Бугенге көндә үзәкнең эшчәнлеге күз алдында.

Биредә Россия күләмендә зур проектлар, фестиваль-конкурслар, концертлар уза. 2018 елда 27 клуб оешмасы булса, 2022  елда аларның саны икеләтә артты. Хәзер 38 түләүсез һәм 21 түләүле клуб оешмалары эшли. Быел «Суфия»  уникаль фольклор ансамбле оешкан. Ә аның үзенчәлеге шунда: ансамбльдә коллектив житәкчеләре үзләре җырлый, бии һәм төрле чараларда катнаша.

Клуб оешмалары шәһәр һәм республика күләмендә үза торган төрле чараларда: Сабантуй, Җиңү парады, Масленица, Мәдәни мохит, Яңа ел бәйрәмнәрендә актив катнашалар, Россия күләмендәге төрле конкурсларда җиңү яулыйлар.

Тормышка ашырылган зур проектлары турында да әйтеп үтәсе килә. Алар арасында: 
• "Телевидение" – халыкара заманча бию фестивале;
• “Казан сөлгесе " - ел саен Иске Татар бистәсендә үткәрелә торган халыкара фестиваль;
• "Иң яхшы мәдәният учреждениесе"гранты кысаларында күренекле шагыйрь Марсель Галиевнең иҗат кичәсе;
• "Кадерле мирас" - татар халык музыка сәнгате Халыкара фестиваль-конкурсы;
• “Казан кунаклары” – Гай Таһиров исемендәге Халыкара халык бию сәнгате фестиваль-конкурсы;
• "Халык мәхәббәте лауреаты” – профессиональ милли музыкага нигез салучы, композитор Салих Сәйдәшевкә багышланган, ел саен үткәрелә торган Халыкара музыка сәнгате фестиваль-конкурсы һ.б. бар.

Бүгенге көндә "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мэриясе проекты буенча "Апуш" Татар яшь актёрлар театры үз эшен башлап җибәрде.

Май аенда ачык һавада "Тере музыка" фестивален ачып җибәрергә ниятлиләр. Ул айга ике тапкыр узачак. "Бу проект бик тә урынлы булыр дип саныйм, чөнки бүгенге көндә халык тере музыкага сусаган, ә иң мөһиме анда оркестрларда йөрүче балалар катнашачак. Фестивальне ачу 29  майда "Сәйдәш" мәдәният үзәге территориясендә планлаштырыла. Шулай ук май аенда тагын бер зур планыбыз бар, ул да булса "Танышулар клубы" ачып җибәрү. Иҗади лаборатория булдыру өстендә дә актив эш алып барабыз.Быел зурлап 50 еллык юбилеебызны да билгеләп үтәргә ниятлибез", - дип сөйләде Артур Минһаҗев.

Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны башкалабыз мәдәни үзәкләренең бүгенге хәле һәм эшчәнлеге белән таныштырды, "Сәйдәш" мәдәният үзәгенең эшчәнлеген үрнәк булырлык дип бәяләде. "2021 елгы эш нәтиҗәләренә килсәк: мәдәни-массакүләм чараларның саны артты һәм сыйфаты яхшырды, халыкның эшебезгә кызыксынуы артты. "Сәйдәш" мәдәният үзәге эшчәнлеге яшь буынны рухи яктан үстерүгә зур өлеш кертә", - дип сөйләде ул. 



Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ