Логотип Магариф уку
Цитата:

Сайлаулар мәктәптә узды

Республикабызның барлык халкы белән беррәттән безнең Мамадыш районы Урта Кирмән авылы халкы да киләчәкләре хакына бердәм булып сайлау урналары янына килде. Татарстан халкы өчен бу – аеруча да җаваплы...

Республикабызның барлык халкы белән беррәттән безнең Мамадыш районы Урта Кирмән авылы халкы да киләчәкләре хакына бердәм булып сайлау урналары янына килде. Татарстан халкы өчен бу – аеруча да җаваплы вакыйга. Чөнки республикабыз киләсе биш елга үзенең киләчәген билгели – җитәкчесен сайлый.
Авылдашларым элек-электән андый чараларда актив катнаша, сайлауларга битараф карамыйча, гражданлык бурычларын теләп башкара. Быелгы вазгыятьне исәпкә алып, халыкның берюлы күпләп җыелуын булдырмас өчен тавыш бирүне11 нче сентябрьдә үк башладылар.
Сайлау участогында Роспотребнадзорның куркынычсызлык таләпләре төгәл үтәлә. Барлык сайлаучыларга битлекләр, перчаткалар, ручкалар бирделәр. Температуралары үлчәнде, куллары антисептик белән эшкәртелде. Нәкъ июль аендагыча. Социаль аралык шартлары да төгәл үтәлде.
Татарстан Президентыннан тыш, райондашларыбыз муниципаль депутатларны да сайлады. Безнең Урта Кирмән авыл җирлеге бер мандатлы 7 округка бүленә. Димәк, 7 депутат сайлана. Кандидатлар арасында тырыш, өметле яшьләрнең булуы сөендерә. Президентлыкка кандидатларның да, муниципаль кандидатларның да биографияләре мәгълүматлар тактасына урнаштырылган иде.
Сайлауларга килгән һәркем сайлауларның оештырылуыннан канәгать, илгә-җиргә иминлек теләп, үзе сайлаган кандидатның җиңеп чыгачагына өметләнеп, гражданлык позициясен белдерде.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ