Логотип Магариф уку
Цитата:

Сентябрь аенда истәлекле көннәр

1 – Белем көне.Бөтендөнья тынычлык көне.2 – Россия гвардиясе көне.Рус әкиятчесе Александра Анисимованың тууына 130 ел (1891–1969).Рус язучысы Александр Казанцевның тууына 115 ел (1906–2002).3 – Террор...

1 – Белем көне.
Бөтендөнья тынычлык көне.
2 – Россия гвардиясе көне.
Рус әкиятчесе Александра Анисимованың тууына 130 ел (1891–1969).
Рус язучысы Александр Казанцевның тууына 115 ел (1906–2002).
3 – Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көне.
Тел галиме, язучы, журналист, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Низамовка 85 яшь.
Травматолог-ортопед, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Хәйдәр Гафаровка 80 яшь.
Фантаст язучы, публицист Сергей Довлатовның тууына 80 ел (1941–1990).
5 – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Биохимик, медицина фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Диләвер Зөбәеровның тууына 90 ел (1931–2010).
Сынчы Раиса Шиковага 80 яшь.
Сынчы, рәссам, график, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марина Нигъмәтуллинага 60 яшь.
6 – Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флёра Гыйззәтуллинага 90 яшь.
7 – Җырчы, педагог, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Заһидуллинаның тууына 85 ел (1936–2004).
8 – Журналистларның халыкара бердәмлеге көне.
Халыкара грамоталылыкны  җәелдерү көне.
Финанс өлкәсендә эшләүчеләр көне.
Язучы, драматург, мөхәррир Мәхмүт Галәүнең тууына 135 ел (1886–1938).
9 – Бөтендөнья матурлык көне.
12 – Танкистлар көне.
Актриса, Татарстанның халык артисты Мәрзия Миңлебаеваның тууына 110 ел (1911–2000).
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллинның тууына 90 ел (1931–1998).
13 – Программистлар көне.
Ракета кораллары конструкторы, техник фәннәр докторы, академик, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты Сергей Непобедимыйның тууына 100 ел (1921–2014).
14 – Математик, академик, ике тапкыр Cоциалистик Хезмәт Герое Иван Виноградовның тууына 130 ел (1891– 1983).
Шагыйрь Исхак Закировның тууына 110 ел (1911–1944).
Методист, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Закирә Хәбибуллинага 85 яшь.
15 – Дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, икътисад фәннәре докторы Виктор Зубковка 80 яшь.
16 – Халыкара озон катламын саклау көне.
Язучы Атилла Расихның тууына 105 ел (1916–1996).
17 – Баулы районында куәтле яңа нефть ятмасы табылуга 75 ел (1946).
18 – Табиб, табигатьне өйрәнүче, археолог, этнограф, нумизмат, тарихчы, телче, сәясәтче, язучы, 1823–1827 елларда Казан Император университеты ректоры Карл Фуксның тууына 245 ел (1776–1846).
Актриса, режиссёр, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Зөләйха Богданованың тууына 135 ел (1886–1950).
19 – Россиядә бердәм тавыш бирү көне.
Урман хезмәткәрләре көне.
Язучы Альбина Нурисламовага 45 яшь.
20 – Мәгърифәтче, драматург, археограф Габдрахман Ильясиның тууына 165 ел (1856–1895).
Язучы, тәрҗемәче Идрис Туктаровның тууына 125 ел (1896–1982).
Дәүләт эшлеклесе, социология фәннәре докторы Фәрит Газизуллинга 75 яшь.
21 – В.П.Энгельгардт исемендәге Казан астрономия обсерваториясе ачылганга 120 ел (1901).
Инглиз язучысы Герберт Уэллсның тууына 155 ел (1866–1946).
22 – Түбән Камага шәһәр статусы бирелүгә 55 ел (1966).
Педагогика фәннәре докторы, К.Д.Ушинский медале иясе Людмила Харисовага 65 яшь.
24 – Профсоюз активистлары көне.
Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил Фазлыевка 65 яшь.
Композитор, педагог, пианист, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты Дмитрий Шостаковичның тууына 115 ел (1906–1975).
Балалар шагыйре, публицист Әзһәр Габидинең тууына 95 ел (1926–2001).
26 – Машина төзүчеләр көне.
Шагыйрь, журналист, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Миншинның тууына 85 ел (1936–2009).
27 – Бөтендөнья туризм көне.
Тәрбиячеләр көне.
Шагыйрь Александр Аввакумовка 70 яшь.
28 – Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Хирург, дәүләт эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, Россиянең табигать фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Михаил Рокицкийның тууына 90 яшь.
Педиатр, медицина фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Станислав Мальцевка 80 яшь.
29 – Актёр, режиссёр, педагог, СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәлил Әбҗәлиловның тууына 125 ел (1896–1963).
Язучы, драматург, публицист Габдрахман Минскийның тууына 115 ел (1906–1983).
30 – Халыкара тәрҗемәчеләр көне.
Россиядә Интернет көне.
Төрки телле суфи шагыйрь, дин эшлеклесе Суфи Аллаһиярның тууына 305 ел (1616–1713).
Совет астрономы һәм математигы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Поляр түгәрәкне өйрәнгән Отто Шмидтның тууына 130 ел (1891–1956).
Материалны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Фото: pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ