Логотип Магариф уку
Цитата:

Сезне «Мир»да көтәләр

«Татар- информ» мәгълүмат агентлыгында бер төркем кино төшерү осталары 23-31 август көннәрендә «Мир» кинотеатрының репертуары Татарстан кинофильмнарыннан торачагын хәбәр итте.«Татарстан киносы атналыг...

«Татар- информ» мәгълүмат агентлыгында бер төркем кино төшерү осталары 23-31 август көннәрендә «Мир» кинотеатрының репертуары Татарстан кинофильмнарыннан торачагын хәбәр итте.
«Татарстан киносы атналыгы»ның ачылу тантанасы 23 августта Аксенов бакчасында була. Шул ук кичтә «Мир» кинотеатрында кинотасмалар исемлеген Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» дигән документаль фильмы ачып җибәрә. Картина татарның бөек фикер иясе һәм илаһият галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы белән бәйле урыннарында велосипедта сәяхәт кылу форматында төшерелгән.
24 августта тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Мулла» исемле әсәре буенча төшерелгән шул исемдәге кинокартинасы тәкъдим ителә. Режиссерлар Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскәров төшергән әлеге фильм тамашачылар соравы буенча «Татаркино» ярдәмендә урысчага тәрҗемә ителгән. Хәтерегезгә төшерәбез – «Мулла» – саллы гына кинопремияләргә лаек булган картина.
25 августта «Мир» яшь тамашачыларны Эдуард Габидуллинның «Көлсәң - көл, көлмәсәң – көлмә» дигән кыскаметражлы юмористик телесериал карарга чакыра. Шул ук көнне тамашачыларны Алексей Барыкинның Россия прокатына чыккан «Су анасы» дигән Татарстан фильмы сөендерәчәк.
26 августта тамашачыга күренекле халык язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» исемле пьесасы буенча куелган «Инсаф» нәфис фильмы тәкъдир ителәчәк.
27 августта исә берничә кыскаметражлы фильмга старт бирелә. Алар – Ренат Кәримовның «Остазбикә» һәм Нәсүр Йөрешбаев белән Әмир Галиәскәровның «Әткәй йорты» картиналары.
28ендә эстафетаны Әмир Галиәскәровның «Бүре яры» исемле кыскаметражлы кинофильмы дәвам иттерә.  Тамашачыларны шулай ук Рафил Галимуллин белән Марсель Мәхмүтовның «Җиде малай» дигән киносы сөендерер дип көтелә.
29ында экранда Илдар Ягъфәровның «Байгал» картинасы пәйда булачак. ХV Казан кинофестивалендә картина «Тулы метражлы нәфис фильмның иң оста операторы» номинациясендә (операторы – Юрий Данилов) җиңеп чыкты һәм Казан мэры призына лаек булды.
30 августта тамашачыларны ике кыскаметражлы фильм көтә. Алар – «LaPrimavera» (реж. Светлана Серова) һәм «Катлаулы бизәк» (Илшат Рәхимбай).
«Татарстан киносы атналыгы» 31 августта Илшат Рәхимбайның «Әпипә» исемле музыкаль комедиясе белән тәмамлана. Анда татар эстрадасының күрекле артистлары Фирдүс Тямаев, Elvin Grey, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбүлханова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» триосы, «Фәридә» дуэты, Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Рөстәм Гыйззәтуллин һәм башкалар катнаша. Килегез!

Ирек НИГЪМӘТИ


tatar-inform.ru фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ