Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Бүген Чаллының 54 гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган Шәүкәт Галиев әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. 2020 елда оеш...

Бүген Чаллының 54 гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган Шәүкәт Галиев әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. 2020 елда оештырылган премия ел саен дүрт яшь иҗатчыга һәм балалар, яшүсмерләр өчен иҗат иткән бер өлкән язучыга бирелә.
Өлкән язучылардан премия Алмаз Гыймадиевка бирелде. Алмаз Гыймадиев Шәүкәт Галиевне үзенең остазы дип билгеләп үтте һәм беренче китабына да остазының бәяләмәсе белән чыгуын әйтте.
Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр булып:
• Казанның 2 гимназиясенең 9  нчы сыйныф укучысы Илүзә Сабирова;
• Яңа Чишмә районы Чаллы Башы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова;
• Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8 нче  сыйныф укучысы Азалия Салихова;
• Әлмәтнең Риза Фәхреддин исемендәге гимназиянең 9  нчы сыйныф укучысы Диана Фәрхетдинова танылды.
«Көмеш кыңгырау»ның актив авторларына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча


Гөлия Ибатуллина фотосы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ