Шәле хикмәтләре (ВИДЕО)

Аштан калсаң да өмәдән калма

Ул көнне Питрәч районы Шәле авылында гомер итүче Наилә һәм Илнур Сафиннарның кунакчыл йортында иртәнге сәгатьтән аяк тавышы тынып тормады. Киленнәре Алсу белән Аида да  каенана туфрагыннан яралганнар: мәҗлесләрдә табын күрке булган Шәле коймагын каз маенда йөздереп пешерү генә җитмәгән, өмәчеләр килгәнче дия-
дия, мичкә тау хәтле каз бәлеше дә ясап тыкканнар,  камырын да өлгерткәннәр, хуш исләр чыгарып ашлары да кайный. Бакчада казларны пешекләргә дигән су кайнаган  казаннан күтәрелгән  пар да паровоз торбасыннан чыккан төтеннән бер дә ким түгел. Баксаң, биредә казларны суеп, канатларын алуга ук, шул кайнап торган суга чумдырып, пешекләп алалар икән. Шулай эшләгәндә, йоны чистарак була, диләр. Беләккә кадәр калын резин перчаткалар киеп куйгач, пешәм дип куркасы да юк икән.

– Аллага шөкер, быел каз-үрдәкне дә, тавыкны да йөзәр-йөзәр итеп асрап, исән-сау үстердек, – ди   Наилә ханым. Хуҗабикә күзлегеннән караганда, эш төгәлләнүгә таба икән, казларның да  нибары кырыгы гына калып бара, ди. 

Ул да булмый, урамда  гармун тавышы ишетелә. «Ки-лә-ләр!» – дип сөрән салып чабыша башлый бала-чага. «Хуш киләсез, аяк-кулларыгыз җиңел булсын», – дип, хуҗалар капка төбенә үк чыгып каршылый өмәчеләрне.   Аштан калсаң да, өмәдән калма, дип белми әйтмиләр шул. Күңелең җитеп, уздыра калсаң, үзе бер хәйран-тамаша инде бу өмә дигәннәре. Наилә ханымны менә шулай йоласына туры китереп каз өмәсе уздырырга районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе  Лилия Хәмит кызы Гатиатуллина димләгән булып чыкты. 

– Милли йолаларыбыз бихисап, аларны энҗе бөртекләрен тезгән шикелле берәм-берәм барлап, әманәт итеп киләчәк буынга тапшыру безнең өстә.  Язгы чәчүгә чыгу йоласымы ул, карга боткасымы,  уңыш бәйрәмеме –
 һәркайсының үз урыны, үз максаты бар. Хәтта балалар бакчасында   «Татар кызчыгы», «Татар малае» кебек бәйгеләрне уздырганда да, без сабый күңеленә милли йолаларыбызны сеңдерүне күздә тотабыз. Ата-бабадан килгән гореф-гадәтләрне саклап-санлап яшәгән милләт  рухи яктан нык була бит ул, – ди Лилия ханым.

Өмәчеләр арасында  Наилә ханымның киленнәре, апа-сеңелләре генә түгел, кадерле кунаклар – авылдашлары язучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Камил Кәримов, Питрәч районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов та бар. Ул гына да түгел, өмә турындагы хәбәр күрше авылларның егетләренә үк барып ирешкән булып чыкты. Кызларның күңелләренә дәрт өстәргә дип, Чытыдан Миннур Шәмсетдинов, Мәхмүт Гәрәев, Күннән Илнур Хәлимов гармуннарын күтәреп, килеп җиткәннәр. Шәле Мәдәният йортында Зөлфия Гыйниятова оештырган, уналты ел дәвамында милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне халыкка таныту белән шөгыльләнүче «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбле дә өмәдән читтә калмаган.   Аларның тамаша исемлегендә уракка төшү, каз көтү, бәбкә саклау, кыз урлау кебек  йолалар бар.

Киндергә иңгән сурәтләр

Өмәче «Зөбәрҗәт»ләрне  күрүгә үк, ирексездән, СССРның һәм Россиянең халык рәссамы Харис ага Якупов (1919–2010) белән Шәле уңганнары турында сөйләшеп утырган минутлар искә төште. Шуңа күрә күптән күргән-белгән танышларым янына килгән кебек булдым да. Харис аганың иҗади мирасында аерым бер урын биләп торган данлыклы Шәле шәкелен  кем генә хәтерләми икән! Мулланур Вахитов исемендәге колхозның бала итәкле  күлмәк, канатлы алъяпкыч киеп, яулыкның аркага җәеп салганы өстенә тагын берсен маңгайдан чөеп бәйләгән уңган-булган киленнәрен бөтен СССРга танытты бит рәссам. «Һай, күңелле чаклар иде, – дип искә алды ул чакта Харис ага, Мишә буенда көтүчеләр ясап биргән шалашта иҗат белән  узган җәйләрен үзе дә сагынып. Әлеге колхозда утыз еллап   хуҗалык рәисе булып эшләгән  Фәйзи Сафин белән генә түгел, үзе сурәткә алган терлекче кызлар белән дә гомеренең ахырына кадәр  аралашып, хәл-әхвәл белешеп яши рәссам гаиләсе. Чехов базарына бәрәңге алырга барсалар да, Шәленең шунда алыш-биреш итүче хатын-кызлары, аларны ерактан ук танып, «Раушания апа, Харис абый, исәннәрмесез!» – дип сәламли торган булганнар. Аларга Шәледән йон оекбашларга кадәр килеп торган. Харис агадан: «Бөтен халык кибет киштәсеннән алынган нейлон һәм джерси күлмәкләрдән йөргән елларда әбиләр стилен кайдан казып чыгардыгыз?» – дип сораганым хәтердә. Һич тә рәссамның хыялында туган киемнәр булып чыкмады алар. Казандагы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә йөргәндә, шундый «борынгы» киемдәге терлекчеләрнең фотоларына юлыгып, исе-акылы китә рәссамның. Әлеге павильонда кизү торучы егетнең шул колхоз зоотехнигы икәнен белгәч, иҗат өчен Шәлегә юл тотасы гына кала.  Чынлап та, терлекче хатын-кызлар эшкә шул рәвешле йөргәннәр икән.

Кул эшли, тел сөйли

Харис Якупов иҗат иткән картина шәлеләргә әби-әниләрдән калган киемнәрне сандыклардан чыгарып, аларга «икенче сулыш» өрергә этәргеч тә бирә. Бу эш белән Мәдәният йортының фольклор ансамбле кызлары шөгыльләнә. Хәзер нинди генә бәйгедә катнашсалар да – «Иске Казан» түгәрәк уенында да, «Чатыртау җыены»нда да, «Татарстан – туган йортыбыз» фестивалендә дә, ТВның «Башваткыч»ында да – шәлеләрне шул үзенчәлекле Шәле стиле буенча танып алалар. Шуңа күрә каз өмәсендә данлыклы сыер савучы Фәүзия, Сәлимә, Бибия апайлары кебек канатлы алъяпкычлар, бишәр кат бала итәкле күлмәкләр киеп, «француз» яулыкларын чөеп бәйләгән «Зөбәрҗәт» чибәрләрен күрү гаҗәп булмады. Үзләре үк әлеге Шәле стиленә  «Әкәй» дигән исем тагып куюларын ишеткәч көләсе дә килеп куйды куюын. Алай да  башкалада үз стилеңне саклаган хәлдә горур басып йөрү кемдә бар әле ул!

Чынлап та бирешә торганнардан түгел бу токым. Кырык елдан артык фермада сыер сауган Рәисә Гайнетдинованың әле бүген дә кулы кулга йокмый. Өмәгә дә ул эштән туры кайт-кан. «Зөбәрҗәт» оешканнан бирле сәхнәдән төшкәне юк. «Җитәкчебез  бер сызгыруга килеп җитәбез, көненә ике тапкыр чакырсалар да барабыз», – дип чатнап торалар Гөлфирә Галиева белән икесе дә. Заманында анысы да сыер савучы  булып эшләгән икән.

– Авыл халкы тәүлекнең бер генә сәгатен дә әрәмгә уздырмый. Эштә арыдым дип тормый, кич утырып, җебен дә эрли, шәлен дә, оекбашын да бәйли. Әнием Сания Насыйбуллина  гомер буе кул эше тотты.  87 яшендә  дә оекбашлар бәйли иде әле ул, – дип сөйли Гөлфирә ханым. – Каз өмәләре бездә электән үзенә күрә бер бәйрәм иде. Өлкәннәр каз йолкыганда, минем ише бала-чага май канаты бәйли. Ул арада әби казларның  эч-башыннан бәлеш салып куяр  иде. Эш беткәч, яңа мамыктан  мендәр  тутыра идек, – дип, авыл баласының һәрберсенә таныш булган хатирәләрне яңартып алды ул.

Соңгы вакытта авыл «артист»ларына кич очрашып тору өчен тагын бер бик күңелле форсат чыккан: Г.Камал театры артисты Илдар Хәйруллинның «Чир китә гадәт кала» спектаклен куярга әзерләнәләр.  

– Ышанасызмы-юкмы,  бу күлмәгем үзем белән бер яшьтә – 1954 елгы. Авылдашыбыз Мансура апайныкы ул, – дип сүзгә гомер буе мәктәптә  физика һәм  кызларга технология укыткан Эльвира Нәҗмиева  кушылып китә. – Үзем тегү теккән кеше буларак, күлмәкнең  өлгесен күреп шаккаттым. Арты тоташ, алды өзек аның. Җитмәгән җирләренә ялгый-ялгый тегелгән. Бөрмәләренең ешлыгын күрсәгез икән. Шуның өстенә җиңнәре, аркасы ике катлы.  Монысы  – сакчыллык билгесе, тиз генә тузмасын, дигәннәрдер. Бу күлмәкләрне бик саклап,  кадерләп кенә кияргә тырышабыз. Өлкәннәребезнең ядкяре ич!

– Институтта бергә укыган  Фәрит атлы егет белән өйләнешеп, Шәлегә килен булып төшкәч,  үз кануннары белән яшәүче бу авылны чын-чынлап яраткан Эльвира ханым. «Монда бар  нәрсә дә башка авыллардагыдан үзгәрәк. Шәхсән миңа  өй юуу йоласы бик тә хикмәтле булып тоелды. Дөрес, ул безнең Әтнә районында да бар, әмма аны мондагы кебек тамашага әйләндермиләр. Биредә йорт эчендә булган бөтен нәрсәне чыгарып бетереп, өйне  мунчалалап  юасың, аннан әйберләрне, бөртекләп, кагасын кагып, юасын юып кертеп урнаштырасың. Эш бетүгә өмәчеләрне мунча һәм бәлеш көтә. Сиңа өмәгә 8–10 кеше килә икән, үзең дә аларга ярдәмгә барасың.  Берәр ай буе йөрисең шулай  өйдән өйгә кунак булып», – дип сөйли ул.

Кырык елдан артык Казанда яшәгәннән соң, 100 яшен түгәрәкләп килүче  әтисен тәрбияләргә дип, авылга күченеп кайткан Зәйтүнә Фәттахова «Зөбәрҗәт»ләргә килеп кушылуын язмыш бүләге кебек кабул итә. Ул бит яшьлегендә артист булырга хыялланган. Менә шул ханым Шәленең канатлы алъяпкычындагы бер серне ачып салды. Өч бармак сыешлы гына итеп тегелгән яшерен кесә ул. Кич утырганда, егетләр биргән хатларны кызлар, кеше-кара күргәнче, шыпырт кына алъяпкычтагы шул кесәгә шудыра торган булганнар. Шәле – менә шундый хикмәтле йолалар авылы.  Аның иң кәттәсе – кыз урлау. Дөрес, бер дә күрмәгән-белмәгән, сөйләшмәгән кызны  кычкыр-
тып урлау юк,  дип ышандыралар.   Эш шуңа барып җиткәндә, егет кызга, кыз егеткә күз атып үзара аралашып йөргән була икән инде. Хуш, урлады да, ди, ә кыз күнмәсә, нәрсә була диярсез. Ризалашмыйча кире ата йортына кайткан кызга арбадан төшеп калган  дип карау бар икән. Шуңа күрә кызлар, башта ялындырып торсалар да, урлаган егеткә кияүгә чыгарга ризалаша, ди.

Каз өмәсе узган йорт хуҗабикәсе  Наилә ханымны да заманында кич клубка чыккан җирдән урлап алып киткәннәр. 

– Үземне 1977 елда урладылар. Аллага шөкер, бик бәхетлемен, өч ул үстердек, 7 оныгыбыз бар, аларның иң олысына 20 яшь инде. Ирем Илнур дөнья бәһасе кеше, бик ярдәмчел, тырыш булды, – дип искә алды ул тормыш баскычларын.

 Кыз урлауның тәртибе монда шундыйрак икән: егет кызны  төп нигезгә түгел, йә  апасы, йә берәр  туганының өенә алып кайта. Анда, билгеле инде, бу вакыйгага әзерләнеп торалар. «Безнең заманда кызны алып кайткан йортта өчәр кич куну гадәте бар иде, – дип сүзен дәвам итә Наилә ханым. – Кызлар арасында,  урлап  алып кайткач, кадерлерәк тә буласың дигән фикер дә яши. Кызлары кич кайтмагач, аның әти-әнисе иртәнге сәгать белән аяк өсте була инде: коймагын пешереп, чәен куеп хәбәр көтә. Күңелләре барыбер нидер сизә, йә булмаса кызның дус-ишләре кичтән үк «кызыгызны урладылар» дигән хәбәр җиткергән булалар.  Иртәнге сәгать белән  егетнең әти-әнисе: «Без сезнең алда гаепле инде, кызыгызны урладык», – дип, кыяр-кыймас кына кыз йортына киләләр. Бу йолалар бүген дә саклана, әмма  соңгы вакытта кызны сорап алу гадәте дә кереп китте».

Шәле кызларын Шәленең үзендә генә түгел, башка якларда да урлау очраклары бар. Терлекче Миңзифа Галиуллина белән шулай килеп чыга бит. Аның рәссам Харис Якупов ясаган портреты Пекинда узган академик күргәзмә буклетының тышлыгына төшерелгән була. Күрәсең, кытайларга ошаган ул, һәм кытайларга гына да түгел… Аннан соң Берлинда узган академик күргәзмә вакытында  чибәр кызның портретын урлап ук китәләр… Язмышларына шулай язылгач, Шәле кызларын кайда да урлыйлар икән шул.

Йолалар турында гәпләшеп, җырлый-җырлый эшләгәнгәдер – өмәне тиз тоттылар. Хуҗабикәбез – озак еллар хастаханәдә регистратурада эшләгән  Наилә ханымның үз күңеле дә мөлдерәмә тулы моң икән. Илмира Нәгыймова җырлый торган «Кара әле күземә» җырының сүзләре, безне шаккатырып, Наилә Сафинаныкы булып чыкты! Шул җыры белән «Болгар радиосы»ның IX Милли музыкаль премиясенә лаек булган ул. Эшмәкәр улы Ленар да, әнисенә охшап, шигырьләр яза икән.

…Чишмә буеннан кайтуга өмәчеләрне изрәп пешкән каз бәлеше көтә иде инде.

Расиха ФАИЗОВА

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.