Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәтке мәктәбендә – Бөтенроссия конференциясе

Бу мәктәптә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция “Әйләнә- тирәбездә экология: укучылар һәм студентларның эзләнү һәм практик эшчәнлеге” дигән тема буенча уза. Теләче районы Шәтке урта мәктәбе базасында...

Бу мәктәптә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция “Әйләнә- тирәбездә экология: укучылар һәм студентларның эзләнү һәм практик эшчәнлеге” дигән тема буенча уза. Теләче районы Шәтке урта мәктәбе базасында ел да уза торган фәнни-гамәли конференциянең cтатусы әнә шулай күтәрелгән быел. Чынлап та, Россиянең төрле регионнарыннан да катнаштылар биредә. Быелгы конференциянең үзенчәлеге тагын шунда: анда укучылар түгел, ә аларны фәнни-эзләнү эшенә тартучы җитәкчеләре – укытучылар катнашты. Алар тәҗрибә уртаклашты: мастер-класслар күрсәтте, эш алымнары, укучыларны эзләнү эшенә тарту үзенчәлекләре, килеп туган каршылыкларны чишү юллары белән таныштырды. Шулай итеп, Шәтке мәктәбе укытучыларга аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы бирде. Биш секциягә бүленеп эшләгән укытучылар мәктәптә һәм вузда экология фәнен үзләштерүдә эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру, туган төбәк тарихын өйрәнгәндә экологик тәрбия бирү, белем бирү процессында экология- география укытуда яңача алым һәм методлар, башлангыч сыйныф һәм балалар бакчасында эзләнү һәм проект эшен оештыру буенча тәҗрибә уртаклашты.



Конференция эшендә КФУ галимнәре – педагогика фәннәре докторы, профессор И.Т. Гайсин, биология фәннәре докторы, профессор И.И.Рәхимов, педагогика фәннәре кандидаты А.Д.Хәялиева, география фәннәре кандидаты Р.А.Уленгов катнашты. Шулай ук рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге вәкилләре Р.Ш.Фәрхуллин, А.Ю.Агарковлар оештыру комитеты составында иделәр. Алар конференциянең пленар өлешендә чыгыш ясадылар.

Теләче районы башлыгы Н.Н.Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова ел саен конференция кунакларын сәламли, секцияләргә уңышлар теләп озата. Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе И.В.Мөбинов Шәтке мәктәбенең әлеге юнәлеш буенча эшчәнлегенә югары бәя бирде. Мәктәп эшчәнлеген яктыртып ясалган видеороликта экология юнәлеше буенча бөтен уңышлар күрсәтелгән. География укытучысы И.М.Шәйхиева “Яшь эколог” курсы буенча авторлык программасын эшләгән. Өстәмә белем бирү педагоглары өчен язылган бу программага Казаннан килгән галимнәр дә югары бәя бирде.



Бу катлаулы чорда Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция материалларын бер җыентыкка туплап чыгару да җаен да тапканнар.
Конференциягә килүчеләрнең һәммәсе дә, Шәтке мәктәбендәге җылы атмосферага, әлеге чараны оештыруга куелган хезмәткә, мәктәп директоры, Татарстанның атказанган укытучысы А.А.Ибушевка олы рәхмәтләрен әйтеп, киләсе елларга тагын очрашу теләген белдереп таралышты.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ