Логотип Магариф уку
Цитата:

«Солдатта булган диләр»

Мәктәбебездә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, армия сафларында хезмәт итеп, туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән «Солда...

Мәктәбебездә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, армия сафларында хезмәт итеп, туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән «Солдатта булган диләр» дигән очрашу кичәсе булып узды. Патриотик айлык кысаларында әлеге очрашу да планлаштырылган иде.
  
Укучылар белән очрашуга безнең мәктәпне тәмамлаган, ил алдында бурычларын үтәп кайткан ике солдатыбыз – Ростов шәһәрендә хезмәт иткән Адел Абдуллин белән Краснодар шәһәрендә хезмәт иткән Илфат Хәйруллин килде.

Кичәне мәктәбебездә тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илнур Галимҗан улы Шакирҗанов алып барды. Ул, үзе моннан 35 ел элек хезмәт иткән вакыт белән хәзергесен чагыштырып, әлеге кичәне кызыклы сораулар белән баетты. Солдатлар үзләренең хәрби хезмәтләре хакында сөйләделәр, укучы егетләргә армиягә баруның кирәклеген кат-кат искәрттеләр, киләчәктә армиягә китәчәк егетләребезгә үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр. Укытучылар һәм укучылар тарафыннан бирелгән сорауларга да җавап бирде солдат егетләр.

Әлбәттә, укучылар да кунакларны буш кул белән каршы алмады. Солдатларыбыз хөрмәтенә 11 нче сыйныф укучысы Ислам Абдуллин үзенең җырларын яңгыратты. Бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче, безнең Урта Кирмән урта мәктәбендә укыган егетләребез Раил Сафин һәм Ранис Газизуллиннарга исән-сау хезмәтләрен бетереп, әйләнеп кайтуларын теләдек. Бәйрәм ахырында кунакларга истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Бу кичәдән соң укытучыларыбызда элекке укучыларының ил алдында булган изге бурычларын намус белән үтәүләреннән горурлык, ә укучыларда хөрмәт хисе уянмый калмагандыр.

Раилә МӘРДАНОВА,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе китапханәчесе, педагог-оештыручысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ