Логотип Магариф уку
Цитата:

Студент мәктәптә педпрактика уза

Бүгенге мәктәп укучыларының укытучыларга үз таләпләре бар. Алар күбрәк яшь, эзләнүчән мөгаллим, мөгаллимәләрне үз итә төшә. Шуңа күрә мәктәпкә практикант укытучылар кайту – алар өчен зур вакыйга.Бу кө...

Бүгенге мәктәп укучыларының укытучыларга үз таләпләре бар. Алар күбрәк яшь, эзләнүчән мөгаллим, мөгаллимәләрне үз итә төшә. Шуңа күрә мәктәпкә практикант укытучылар кайту – алар өчен зур вакыйга.
Бу көннәрдә элекке укучыбыз Илзирә Мөхәммәтҗанова мәктәбебездә педагогик практика уза. Ул үзе хәзергесе вакытта КФУның Алабуга институтындагы татар теле һәм чит телләр бүлегенең IV курсында белем ала. Тырыш студент икәне әллә кайдан күренеп тора. Дәресләрен уздыруга нык әзерлек белән килә.

Мәктәп күләмендә узган тәрбия чарасын да бик тә җанлы оештырды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәргән кичәдә укучыларыбыз күп яңалык, файдалы мәгълүматлар белде. Чара ахырында Илзирә укучыларның белемнәрен Kahoot.com программасында әзерләнгән телебезгә кагылышлы биремнәр белән тикшерде.

Бу программаның шактый уңайлы булуын без – укытучылар да белеп калдык. Берьюлы чикләнмәгән күләмдәге укучыларның белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирә икән ул. Бик тиз арада аларның белемнәре дә тикшерелде, нәтиҗәләр дә ясалды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ