Логотип Магариф уку
Цитата:

Сынау имтиханнары яңа форматта узачак

Булачак журналистлар КФУга дистанцион тест тапшырып керә алачаклар. КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, профессор Васыйл Гарифуллин, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе до...

Булачак журналистлар КФУга дистанцион тест тапшырып керә алачаклар. КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, профессор Васыйл Гарифуллин, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Резедә Зәйни кабул итү кампаниясе һәм укырга керү сынауларын үткәрү формалары турында сөйләделәр.
Казан федераль университетында быел кабул итү кампаниясе 20 июньнән 3 нче августка кадәр дистанцион форматта үтә. Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бакалавриат программасына барлыгы 60 студент кабул ителәчәк. Васил Гарифуллин сүзләренчә, 2020/2021 уку елына бюджет урыннар бөтенләй каралмаган. Магистрлык программасына нибары 4-5, ә читтән торып укучы студентларга 13 бюджет урын бүленеп бирелгән.
«Журналистика технологик яктан үзгәрде. Бүген без  яшь журналистларны яңа шартларда әзерлибез. Теләсә нинди журналист үзе эшли торган өлкәне яхшы белергә тиеш. Безнең институтта 4 юнәлеш бар: мультимедиале, яңа милли медиа, телевидение, медиакоммуникацияләр. Бу юнәлешләр буенча барлыгы 1500 студент белем ала», - дип хәбәр итте КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин.
Кабул итү имтиханнары 18 августка кадәр дистантта узачак. Абитуриентларга тест биремнәрен үтәргә тәкъдим итәләр.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ