Логотип Магариф уку
Цитата:

Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә 73,5 млрд сум

Сыйныф җитәкчеләре өчен куанычлы хәбәр: Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин кичә кул куйган карары нигезендә мәктәпләребездә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә кызыксындыру чаралары галәлгә кертеләч...

Сыйныф җитәкчеләре өчен куанычлы хәбәр: Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин кичә кул куйган карары нигезендә мәктәпләребездә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә кызыксындыру чаралары галәлгә кертеләчәк. Хәзер мәгариф учреждениеләрендә эшләүче педагогларга, шулай ук классны шефлыкка алган Эчке Эшләр министрлыгы, мәдәният, транспорт, гадәттән тыш министрлыклары вәкилләренә дә ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Сыйныф җитәкчесе булган педагогларга айлык өстәмә түләү быелның 1 сентябреннән түләнергә тиеш. Сыйныф җитәкчелеге өчен моңарчы гамәлдә булган бар түләүләр үз көчендә кала. Әгәр дә укытучы ике классның сыйныф җитәкчесе икән, аңа өстәмә түләү икеләтә, ягъни 10 мең сум күләмендә түләнергә тиеш. Әлеге өстәмә түләү планлы төстә хезмәт хакы артуын берничек тә киметергә тиеш түгел. Укытучыга артык эшләгәне өчен муниципаль коэффициентлар, гамәлдәге процент өстәмәләре, шулай ук страховой взнослар түләнергә тиеш.
Илдәге сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү өчен федераль бюджеттан бер елга 73,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ