Логотип Магариф уку
Цитата:

Тавыш пособиесе уйлап тапкан

Түбән Кама укучысы АКШта фәнни эшләр буенча  бөтендөнья конкурсында катнашачак. Малай сукыр һәм начар күрүче балалар өчен «Акыллы кубиклар» интерактив тактиль-тавыш пособиесе эшләгән.Түбән Камада...

Түбән Кама укучысы АКШта фәнни эшләр буенча  бөтендөнья конкурсында катнашачак. Малай сукыр һәм начар күрүче балалар өчен «Акыллы кубиклар» интерактив тактиль-тавыш пособиесе эшләгән.
Түбән Камадан тугызынчы сыйныф укучысы Алексей Шремзер онлайн Regeneron ISEF (АКШ) укучыларының фәнни һәм инженерлык казанышлары смотр-конкурсы финалында катнашачак.  Ярышлар 16 – 21 майда узачак, дип хәбәр итә Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәте. Мәктәп укучыларына, «РОСТ» конкурсының суперфиналында җиңеп, бөтендөнья смотр-конкурсында катнашу мөмкинлеге барлыкка килде. Унбиш проект Россия җыелмасына эләгү өчен ярыштылар. Нәтиҗәдә алты бәхетле укучының  биш проектын сайлап алганнар. Алар арасында Түбән Кама укучысы Алексей Шремзер да бар.
Кубиклар Fusion 360 программасы ярдәмендә проектланган һәм 3D-принтерда бастырылган. Алексей әйтүенчә, бүгенге көндә начар күрүчеләр өчен тавыш пособиеләре кибетләрдә юк диярлек, ә булганнары бик кыйммәт тора.
Кубиклар азык пластикасыннан ясалган, бу бик мөһим, чөнки сукыр балалар уенчыкларны татып карый алалар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото «Татар-информ» сайтыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ