Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада шулхәтле халыкның җыелганы булмаган (ФОТО)

Түбән Кама каласының «Гаилә» паркында шулхәтле халыкның җыелганын күргән юк иде әле... «Булдыра ичмасам яшьләр!» – дип горурланды халкым. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, м...

Түбән Кама каласының «Гаилә» паркында шулхәтле халыкның җыелганын күргән юк иде әле... «Булдыра ичмасам яшьләр!» – дип горурланды халкым. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, мәдәният идарәсе белән берлектә, Туган телләр һәм бердәмлек елы кысасында шәһәребезнең 55 еллыгы уңаеннан уздырылган «Түбән Кама – яшьлек калам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы аеруча халык күңелендә озак сакланыр, минемчә. Җыелган халыкның күплеген күрсәгез, «Гаилә» паркында алма төшәр урын юк иде.

Яраткан шәһәребез Түбән Камага мәдхия җырлаучы милли көйгә биюче «Тамчылар» ансамбленең сылу кызлары, шигъри тәлгәшләрдән энҗе тезү, Сафия Хәлиуллина белән Ралиф Сәләхиев дуэты, ак күгәрченнәрнең күк гөмбәзенә күтәрелүе – үзе бер сихри бизәк. Ә инде берсеннән-берсе оста, сәләтле җырчыларыбыз чыгышы – үзе зур бүләк.
Олысына да, кечесенә дә хуш килгән чараны үтә дә зур осталык белән сәләтле яшьләребез Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Шамил Хаҗипов, Әнфис Кәлимуллин, Раннур Әүхәдиев, Вәсилә Исмәгыйлевалар төзегән сценарий буенча алып бардылар. Концерт барышында нәни шәһәрдәшебез Әмиргә ярдәм йөзеннән акча җыю өчен хәйрия тартмасы куелган иде. Сабыйның әнкәсе белән сәхнәгә чыгуы барыбызның да күңелен йомшартты...



Җыр-моң дулкынында дуслык күпере салган җырчыларыбыз: Рифат Зарипов, Марат Фәйрушин, Рамил Галимҗанов, Нәркис Зиннәтуллин, Рөстәм Галимҗанов, баянчы Ринат Насыйров бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр, берсеннән-берсе матур, эчтәлекле чыгышлары белән ямь өстенә ямь өстәделәр. Үзләреннән зур өлеш кертеп, түбәнкамалыларны сөендергәннәре, яшь буынга үрнәк булулары өчен, чиксез зур рәхмәтләрен белдереп киләчәктә дә Туган телебезне һәм милли мәдәниятебезне үстерүдә һәрвакыт бер сафта булырбыз, дигән өметләр баглап Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге исеменнән Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы Рөстәм Мәҗит улы Ганиев Рәхмәт хатлары тапшырды, яшьләребезне һәрвакыт, һәркайда бердәм, дус-тату булырга чакырды. Бер сулышта узган чара «Шушы яктан шушы туфрактан без» дигән җырны күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды. Чыннан да, шушы яктан, шушы туфрактан без! Ямьле Чулман буенда урнашкан Ак калабыз, анда яшәүче бердәм, тырыш халкы белән горурланып яшибез.
Якты булыр синең киләчәгең,
Кичәгедән матур бүгенгең.
Горурлыгы булсаң зур илемнең,
Син йолдызы – татар күгенең.
Юбилеең белән, шәһәрем!
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанныә атказанган укытучысы

Айрат СӘГЫЙТОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ