Логотип Магариф уку
Цитата:

Тагын бер пансионат, тагын бер гаилә учагы булачак

Кичә башкалабызның “Ярдәм” мәчетендә әлеге Аллаһ йорты каршында эшләп килүче “Ярдәм” хәйриячелек фонды җитәкчеләре, журналистларны җыеп, узган елдагы эшчәнлекләре турында хисап тотты, киләчәккә булган...

Кичә башкалабызның “Ярдәм” мәчетендә әлеге Аллаһ йорты каршында эшләп килүче “Ярдәм” хәйриячелек фонды җитәкчеләре, журналистларны җыеп, узган елдагы эшчәнлекләре турында хисап тотты, киләчәккә булган ниятләре белән уртаклашты, бу көннәрдә башкара торган гамәлләре турында сөйләде.

  • Узган ел алты юнәлештә эшләдек. Аның дүртесе сәламәтлеге чикләнгән кешеләрне кайгырту булса, икесе күп балалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге һәм аз керемле кешеләргә ярдәм итү булды. Быел да әлеге проектлар дәвам итәчәк. Теләче районындагы Иске Җөри авылында гаилә учагы-приют уңышлы гына эшләп килә. Бу көннәрдә андагы гаиләбез тагын да ишәергә тора. Иске Җөридә тәрбияләнүче балалар янына Луганскидан алты ишетмәүче ятим бала килеп кушылачак. Хәзерге вакытта әлеге балалар Ростов на Дону шәһәрендә. Шушы көннәрдә алар Татарстанга кайтып җитәр дип торабыз. “Ярдәм” мәчете янында спорт комплексыбыз төзелеп бетте дияргә мөмкин. Бу көннәрдә аны җиһазлау бара. Ярый әле алданрак тотынганбыз. Санкцияләр алданрак игълан ителсә, үзебез теләгән, заманчыл, камил җиһазлар алу турында хыяллана да алмас идек. Спорт җиһазларыбызның күбесе Көнбатыш илләреннән кайтартылды. Бу көннәрдә соңгы спорт җиһазлары Казанга кайтып җитәргә тиеш. Инде ил чиген узган. Спорт комплексыбызны май аенда, болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулны бәйрәм иткән көннәрдә ачып эшләтә башлаячакбыз, – дип сөйләде матбугат әһелләре алдында “Ярдәм” хәйриячелек фонды советы рәисе Илдар Баязитов. Хәзрәт сөйләвенчә анда сәламәтлеге чикләнгән ватандашларыбыз гына түгел, сәламәт кешеләр дә шөгыльләнә алачак. Гимнастика, волейбол,футбол, фитнес белән шөгыльләнергә киң мөмкинлекләр тудырылачак. Спортның параолимпиада төрләре белән шөгыльләнү өчен дә  тиешле шартлар тудырылачак.  


 
Ярдәмлеләр былтыр иске нигезләрендә – Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә дә зур эшләр башлап җибәрде. Күрмәүчеләрне  нәкъ менә шунда брайль әлифбасы нигезендә Коръән укырга өйрәтә башлаган иде алар заманында. Инде ул мәчет искерде, заман таләпләренә җавап бирми, дип аны сүтеп ташладылар да, хәзер биредә ике катлы заманчыл мәчет торгызып киләләр. Мәчет янәшәсендә ир балалар өчен пансионат та төзелә. Бу эшләрне ел азагына төгәлләргә җыеналар. “Балтач районының Бөрбаш авылында пансионатыбыз эшләп килә-килүен. Әмма өммәттәшләребезне бу гына канәгатьләндерми. Шәһәр җирендә дә шундый мөселман тәрбия учагы булдыру зарур. Пансионатыбыз кичке мәдрәсә буларак та эшләячәк. Балалар көндез якындагы мәктәптә дөньяви белем алачак,” – дип аңлатты әлеге уңайдан “Ярдәм”  фонды вице-президенты, Казан шәһәре депутаты, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова.

Ярдәмлеләр тагын бер зур эшкә тотынган. Казан янындагы Семиозерка авылында җир алып, тагын бер гаилә учагы тергезергә җыеналар. Сер түгел, олыгаеп килүче авыру балалары булып шактый өлкән яшькә җиткән әби-бабайларыбыз бар. Үз-үзен кайгырта алмый торган балаларын карарга аларның инде көче җитми. Менә шундый бичараларны кайгырту максатыннан ачылачак бу гаилә учагы. “Хәзерге вакытта әлеге бинаны проектлау эше бара”, – дип ачыклык кертте бу уңайдан “Ярдәм” хәйриячелек фонды президенты Илһам Исмәгыйлов.
Мөселман өммәте өчен 2нче апрель көнне зарыгып көткән рамазан аебыз башлана. Изге айда да ярдәмлеләр мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, аз керемле, ишле балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү эшчәнлеген дәвам итәчәк.

  • Спорт комплексыбыз төзелеп бетсә, күбрәк тә кешене җыеп авыз ачу мәҗлесләре оештыра алган булыр идек. Быел 500 кеше өчен генә рамазан чатырларында ифтар мәҗлесләре уздырачакбыз. Дистанция саклау зарурлыгын да онытырга ярамый. Таҗлы вирус зәхмәте әле бетмәгән. Ураза тотучы мең ике йөз кешегә азык-төлек пакетлары таратырга ниятлибез. Шул исәптән 450 пакет, мөселманнарыбызга тарату өчен, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтләренә тапшырылачак. Башка еллардагы кебек бу эштә ихтыярый ярдәмчеләребез булышачак. Әлеге эшкә кушылырга, савап җыярга теләгәннәр мәчетебезгә мөрәҗәгать итә ала, – дип белдерде бу уңайдан Илдар хәзрәт Баязитов.



Озын сүзнең кыскасы, ярдәмлеләр бик изге эш – халыкка социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. XXI  гасырда халыкны дингә җәлеп итүнең бик отышлы юлы бу, диләр әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә. Гомумән, соңгы елларда башкалабызга килгән зур рәсми кунакларның берсен дә диярлек “Ярдәм” мәчетенә алып барып, әлеге игелекле эшчәнлек белән таныштырмый калмыйлар дисәм, ялгышмамдыр. Ярдәмлеләрнең изге эшен инде ил җитәкчеләребез дә таныды. 2018-2020нче елларда, ягъни  өч мәртәбә Россия Президенты грантын отулары бу хакта яхшы сөйли.
Рәшит Минһаҗ

P.S. “Ярдәм” мәчетендә бу көннәрдә Чаллыда яшәүче инвалид рәссам Ренат Мусинның күргәзмәсе бар. Теш арасына кылкаләмен кыстырып иҗат итә рәсемнәрен Ренат. Теләгән кешеләр бу картиналарны сатып та алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ