Логотип Магариф уку
Цитата:

Тагын сөйләргә сүз булды

«Голос» та булган скандалдан соң җырчы Алсу һәм аның кечкенә кызы Микелла тирәсендәге шау-шу шактый сузылды. Әмма музыкаль шоудагы ыгы-зыгы кызның гайрәтен чигермәгән. Ул әле булса җырлый, үзен музыка...

«Голос» та булган скандалдан соң җырчы Алсу һәм аның кечкенә кызы Микелла тирәсендәге шау-шу шактый сузылды. Әмма музыкаль шоудагы ыгы-зыгы кызның гайрәтен чигермәгән. Ул әле булса җырлый, үзен музыкадан башка күз алдына да китерә алмый икән. Апасы Сафина да музыкаль бишектә үскән бала буларак, җыр-моңга битарф түгел, әмма ул бер ук вакытта бии дә, инглиз теле белән дә шөгыльләнә. Мәскәүнең шәхси мәктәпләренең берсендә белем алучы бу кызлар турында сөйләргә тагын сүз булды.
Интернет челтәрендә Алсуның ике кызы - Сафина һәм Микелла белән бергәләп уздырган фтотосессия фотолары пәйдә булды. “Көнгрә” кием брендын тәкъдим итүләре икән. Җанатарларның комплементлары кием-салымнан бигрәк, модельләргә адреслана. 36 яшьлек Алсуга “сез кызларның олы апалары кебек кенә” диючеләр дә, “Сафина сезне буйга куып җиткән инде” диючеләр дә, “әкияттәге кебек матур, сылу” дип мәдхия яудыручылар да бихисап. Билгеле инде сылу булып үсеп килүче булачак кәләшләргә дә күз атучылар юк түгелдер. Кыскасы, тагын сөйләргә сүз булды. “Күрдегезме, җырчы Алсу кызлары белән төшкән фотосын социаль челтәргә элгән”, -дип сүз катучы булмый калмагандыр сезгә дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ