Логотип Магариф уку
Цитата:

«Талантлар университеты» сәләтле яшьләрне бәйгегә дәшә

Өлкәннәр кайвакыт хәзерге яшьләрне беркадәр ваемсызлыкта, әзергә бәзер булып яшәүне хуп күрүдә гаепләсәләр дә, араларында үзенең интеллектуаль сәләте, үҗәтлеге белән тормышта үз сукмагын салып, бүгенн...

Өлкәннәр кайвакыт хәзерге яшьләрне беркадәр ваемсызлыкта, әзергә бәзер булып яшәүне хуп күрүдә гаепләсәләр дә, араларында үзенең интеллектуаль сәләте, үҗәтлеге белән тормышта үз сукмагын салып, бүгеннән фәнни ачышлары белән күпләрне куандырып яшәүчеләре дә шактый. Бу җәһәттән, безнең Татарстанда сәләтле яшьләрне ачыклау, кызыксындыру максатыннан нинди генә конкурс, чаралар үткәрелми дә программалар тормышка ашырылмый! Татарстан Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, «Сәләт» оешмасы, «Квантум» клубы, «Сириус» мәгариф үзәге, «Адымнар» мәктәбе... үзләре генә дә ни тора! Бу җәһәттән, «Талантлар университеты»ның Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектәге эшчәнлеге аерым мактауга лаек. Бигрәк тә аның өлкән сыныйф укучылары, көллият һәм техникумнарның I – II курс студентлары арасында сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан оештырылып килүче «Большие вызовы» дигән Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсының республика этабын уздырудагы тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Әлеге конкурс республикабызда җиденче елын үткәрелүе. Шушы еллар эчендә инде меңнән артык егет һәм кыз фән һәм технологияләр юнәлешендәге үз ачыш-проектлары белән  катнашырга өлгергән. 15 февральгә кадәр аңа үз проектың белән заявка бирү кампаниясендә катнаша аласың. 13 юнәлеш буенча проект яки тикшеренү эшләр кабул ителә. Алар арасында «Агросәнәгать һәм биотехнологияләр», «Пилотсыз транспорт һәм логистик системалар», «Генетика һәм биомедицина», «Космик тикшеренүләр», «Нанотехнологияләр», «Яңа материаллар», «Заманча энергетика» һ.б. юнәлешләр бар.



Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә булып узган матбугат конференциясенә хәбәр ителде.


Әлеге конкурска бәйле яңалыклар хакында тулырак «Талантлар университеты»ның рәсми аккаунтларыннан укып таныша аласыз.


Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ