Логотип Магариф уку
Цитата:

Талантсыз кеше бармы икән ул?

Талантсыз кеше юк,тик нидә икәнен кеше үзе генә белми(Татар халык мәкале)Бер көн эчендә дөнья әллә ничә төрлегә әйләнә торган заманда яшибез бүген. Вакыт та бик тиз узган кебек, яңалыклар артыннан да...

Талантсыз кеше юк,


тик нидә икәнен кеше үзе генә белми


(Татар халык мәкале)


Бер көн эчендә дөнья әллә ничә төрлегә әйләнә торган заманда яшибез бүген. Вакыт та бик тиз узган кебек, яңалыклар артыннан да ияреп җитә алмыйбыз кебек.Тик шулай да табигать, кешелек дөньясы нәкъ элеккечә ярала. Якты көнгә бала аваз сала. Барлык балалар да бертөрле булып туган кебек тоела. “Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз”, – дигән халык. Үсә – үсә балалар да бер – берсеннән аерыла башлыйлар. Бигрәк тә бала башкаларга  охшамаган икән, аның нәрсәгә дә булса бер сәләте күренә икән, кичектермичә андагы бу сыйфатларны үстерә башларга кирәк. Ахыр чиктә сәләт дигән әйбернең ачылмыйча да калуы бик мөмкин дип уйлыйм мин.
Егерме биш елдан артык укытучы булып эшләү дәверемдә балаларга кечкенә сыйныфтан ук игътибар итәм. Сәләтле бала иптәшләреннән фикер йөртүе, аңы белән күпкә югарырак күренә. Артык көч түкмичә генә теләсә нинди нәрсәгә игътибарын юнәлтә, күбрәк белергә, истә калдырырга ярата, һәрнәрсәдән яңалык эзли, ачыш ясый.
Иң беренче эш итеп сәләтле укучыларны аерып алам. Аларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып эш планы төзим. Ел дәвамында шул план нигезендә генә эшлим дисәм ялган булыр иде. Чөнки эш дәвамында нәкъ ботаклар чыгарган үсентеләр кебек, минем төзегән планым чуарланып бетә, өстәмәләр кертеп төзәтелә. Бу укучылар белән эшләгәндә нинди алымнар куллану нәтиҗәле булыр һәм аның ахыры нинди булачак? Күпьеллык  эш тәҗрибәмдә укучыларның белем дәрәҗәсен, сәләтләрен арттыруда текстлы биремнәр кулланам. Чөнки укып аңлауны бик кирәкле эш дип саныйм. Нәкъ менә укыганын аңламый торган балалар күбәйде. Һәр балага төрле дәрәҗәдәге эшләр бирәм. Мондый укучылар белән эшләгәндә минем төп максатым:  аларның иҗади башлангычын үстерү, моның өчен шартлар тудыру, рухи дөньяларын баету. Шуңа күрә күп эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга туры килә. “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” – дигән Галимҗан Ибраһимов. Бүгенге көндә бик актуаль яңгырый бөек язучыбызның сүзләре. Мәктәп, район олимпиадаларында, фән конкурсларында катнашуның нәтиҗәсе зур дип саныйм. Чөнки балага үз сәләтен күрсәтергә бик яхшы мөмкинлек бу. Әзерләнер өчен укучыга интернет киңлекләрендә барлык мөмкинлекләр  булса да, укытучының оста идарә итә белүеннән күп нәрсә тора. Укытучы гына дөрес юл күрсәтә, кирәкле мәгълүматны аерып алырга ярдәм итә дип уйлыйм.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Укучыларны тормышка яраклашкан, рухи һәм физик яктан камил булган шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп максатыбыз. Ул туган илен, телен яратучы булырга, үз милләтенең тарихын, мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәргә тиеш. Яңа буын федераль белем бирү стандартлары менә шушы максатларны күз алдында тота да. Шуңа күрә бу таләпләргә туры килерлек сәләтле балаларны арттыру безнең төп бурычыбыз ул. Сәләтле бала  – ил байлыгы. Илебезнең киләчәге нәкъ менә шундыйлар кулында.

Зөлфия ГАЛИЕВА, 


Әтнә районы Күшәр төп  мәктәбенең инглиз теле укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ