Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәмләткечләр өчен киштә ясарга өйрәнәбезме?

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – ди халык. Сез дә ир балаларны хезмәткә тартып карагыз әле, хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар! Аш-су бүлмәсе өчен кулдан ясалган киштә ир кешенең булдыклылык өлгесе...

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – ди халык. Сез дә ир балаларны хезмәткә тартып карагыз әле, хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар! Аш-су бүлмәсе өчен кулдан ясалган киштә ир кешенең булдыклылык өлгесе булу өстенә җайлылыгы һәм матурлыгы белән хуҗабикәләрне дә сөендереп торсын.
Кирәкле әйберләр:
485*100*15 мм үлчәмле такта – 2 данә
440*115*15 мм үлчәмле такта – 2 данә
440*100*15 мм үлчәмле такта – 2 данә
440*15*15 мм үлчәмле борыс – 2 данә
сөлгеләр элеп кую өчен
40*8 мм үлчәмле шкант – 4 данә
8 мм лы борау
карандаш
циркуль
кайчы
кәгазь
электр пычкысы (электролобзик)
наждаклы кәгазь
шөрепборгыч (шуруповерт)
столяр җилеме
үзтишкеч (саморез)






1

Киштәнең арткы стенасының өстен түгәрәкләп эшләр өчен, кәгазьдә 80 мм радиуслы өлге сызабыз. 440*115*15 мм үлчәмле тактага өлгедәге рәсемне төшереп, электр пычкысы белән кисеп алабыз.






2

Киштәнең яны өчен 485*100*15 мм үлчәмле такталарны да шул рәвешле ук кисеп алабыз.
 






3

440*15*15 мм лы борысның һәр ягын наждак кәгазе ярдәмендә түгәрәкләп шомартып чыгабыз.
 






4

Өстәге тактаның алдан өске ягын, горизонталь киштәләренең алгы якларын һәм яндагы такталарның алгы якларын шулай ук матур һәм шома булсын өчен, ышкылап, түгәрәкләп чыгабыз.






5

Арттагы аскы стенасына симметрик итеп шкантлар утырту өчен 10 мм
тирәнлектә тишекләр тишәбез. Шкантларны ябыштырып куябыз.






6

Җилем һәм саморезлар ярдәмендә киштәне жыябыз.
 






7

Киштәнең артына элгечләр куябыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ