Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарих атналыгын – ункөнлек итеп

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы үтте. Атналык кына түгел, ункөнлек дисәк, дөресрәк булыр. Эшләнгән һәм планлаштырган эшләргә күз салыйк әле:3 декабрь –...

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы үтте. Атналык кына түгел, ункөнлек дисәк, дөресрәк булыр. Эшләнгән һәм планлаштырган эшләргә күз салыйк әле:
3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу көнне укучыларым белән авылыбыз уртасындагы һәйкәл янына барып, хәбәрсез югалганнарны искә алдык. Мәңгелек ут символы итеп, шәмнәргә ут кабыздык. Батырлыклар эшләп тә, исемнәре билгесез калган солдатлар турында сөйләштек. Соңыннан барлык укучылар һәм укытучылар белән Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган тест – халыкара акциядә катнаштык. Аны онлайн да, кәгазьдә эшләүчеләр дә булды.

4 декабрь көнне кеше хокуклары темасына видеороликлар карадык. Бөек Ватан сугышы темасына викторинага әзерлек алып бару кирәклеге әйтелде. «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Укучыларга геройлар турында» дигән төркем ачып, сорауларның шуннан булачагы әйтелде.

6 декабрь көнне Мәскәү сугышының 80 еллыгы уңаеннан ачык чара уздырылды.
7 декабрьдә якташыбыз, мәгърифәтче, педагог Василий Тимофеевның тууына 185 ел тулуга багышланган республика конференциясендә чыгыш ясалды.

8 декабрь – 30 ел элек Беловеж килешүенә кул куелган көн. 1991 елның шушы көнендә Россия, Украина, Белоруссия җитәкчеләре СССРны таркатуга китергән әлеге килешүгә кул куйганнар. Укучылар Нурсолтан Назарбаев, Михаил Горбачёв истәлекләре белән таныштырылды. Шулай ук Ватан геройлары көне уңаеннан чыгышка әзерлек эшләре дәвам итте.
9 декабрьдә дәрестән тыш эшчәнлеккә йөрүче укучылар белән Ватан геройлары көне уңаеннан илебезгә биш герой биргән күрше Албайны данлаган кешеләр турында ачык чара уздырылды. Әлеге чара укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан спорт-патриотик тәрбия бирү, призывка кадәрге әзерлек буенча «Патриот» республика үзәге оештырган онлайн-очрашу белән дәвам итте. Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Михайлович Малов белән әфган сугышы ветераны Рөстәм Габделхәй улы Вафиннарның чыгышы тыңланды.


10 декабрьдә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес уздырылды. Укучыларыбыз шулай ук онлайн-форматта юридик диктантта катнашты.


11 декабрь көнне викторина сорауларына җавап алынып, җиңүчеләр билгеләнде. «Барыбызга да финанс белеме!» Дәүләт Думасы каршындагы яшьләр парламенты квизга чакыру җибәрде.
12 декабрь, ял көне булганлыктан, Россия Конституциясенә багышланган чараны 13 декабрьгә күчерергә туры килде. Бу көнне укучыларыбыз Россия Федерациясе Конституциясен белүгә карата онлайн-тест эшләде.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ