Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбиятында тарихилык темасына түгәрәк өстәл

Татар әдәбиятында тарихилык темасы – һәр татар кешесе күңеленә тәэсир итәрлек тема. Әдәбиятыбызда ни дәрәҗәдә төгәл һәм дөрес чагыла соң үткәннәрдә калган вакыйгалар, тарихи дөреслеккә өмет итә алабыз...

Татар әдәбиятында тарихилык темасы – һәр татар кешесе күңеленә тәэсир итәрлек тема. Әдәбиятыбызда ни дәрәҗәдә төгәл һәм дөрес чагыла соң үткәннәрдә калган вакыйгалар, тарихи дөреслеккә өмет итә алабызмы? Әдәбиятчыларыбыз һәм тарихчыларыбыз үзара киңәшләшеп, эш алып баралармы?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны 16 февраль көнне Язучылар берлегендә Татарстанның күренекле тарихчылары (Искәндәр Измайлов, Дамир Исхаков, Илнур Миргалиев) һәм язучылар  катнашында “Хәзерге татар әдәбиятында тарихилык” темасына түгәрәк өстәл  артында фикер алышу белеп булачак. Сезне әлеге чарага чакырабыз һәм көтеп калабыз, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте. Башлана 14.00 сәгатьтә   Мөштәри урамы, 14 нче йортта.

Айсылу Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ