Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар авылы» этнография комплексы үзгәрәчәк

Исаково авылы янындагы «Татар авылы» этнография комплексын киңәйтергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әлеге комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдин...

Исаково авылы янындагы «Татар авылы» этнография комплексын киңәйтергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әлеге комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов белән очрашты һәм объектның киләчәге буенча аның тәкъдимнәрен тыңлады.
Комплекс җитәкчесе «Татар авылы»н тагын да киңәйтергә, музейга килүчеләрне үзенә   тагын да кызыклырак итеп җәлеп итәргә, анда   халкыбызның борынгы көнкүреш яраклары белән баетылган яңа объектлар  төзергә  тели.
Күпләр әлеге этнографик авылның  Казаннан 50 чакрым ераклыкта Зөя утрау-шәһәрчеге янәшәсендәге ачык һавада   урнашкан музей икәнлеген белә торгандыр. 2009 елда ачылган комплекста борынгы татар авылының  тормышы яңартылган, музей биләмәсендә ХVII  гасыр проекты буенча төзелгән агач мәчет урнашкан, җил тегермәне һәм зоопарк  эшли. Музейга  көн дәвамында татарларның  әүвәлге тормышы белән кызыксынган туристлар ташкыны агыла. Татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы мондый тере интерактив музей төзү  уе элек мәктәп директоры булып эшләгән Миңнедамир Камалетдинов башына килә. Район башлыгы Михаил Аванасьев әлеге энтузиастның  проектын  яклап чыкты  һәм аның яңача төзелешенә һәряклап булышачагын белдерде.
                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ